Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк?

Кайбер гражданнар капиталь төзелеш объектларына хокукларын теркәргә, шулай ук төзелеп беткән шәхси торак йортларын файдалануга тапшырырга ашыкмыйлар. ТР буенча Росреестр Идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел шундый 5 меңнән артык очрак ачыкланган. Сүз җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән җир участоклары хакында бара. Милекләрен теркәргә ашыкмаучыларга җәза да бик йомшак, физик затларга...

Кайбер гражданнар капиталь төзелеш объектларына хокукларын теркәргә, шулай ук төзелеп беткән шәхси торак йортларын файдалануга тапшырырга ашыкмыйлар. ТР буенча Росреестр Идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел шундый 5 меңнән артык очрак ачыкланган. Сүз җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән җир участоклары хакында бара.

Милекләрен теркәргә ашыкмаучыларга җәза да бик йомшак, физик затларга 500-1000 сум, җаваплы затларга - 1000-2000 сум, юридик затларга 10000-20000 сум штраф. Катырак чара - җир участокларын гамәлдән чыгару.

ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин белдерүенчә, 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә бастырылган җир участоклары ике ел дәвамында теркәлмәсә, закон буенча кадастр исәбен алу органнары аны гамәлдән чыгарырга һәм исемлектән төшереп калдырырга тиеш.

Ә инде исемлектән бер төшерелгәч, икенче кат җир участогы бушлай бирелми. Аңа ия булу өчен кабаттан теркәү, сатуда катнашу, ызанлау һ.б. процедуралар үтәргә туры киләчәк. Димәк, тагын документлар җыярга, акча чыгарырга мәҗбүр буласың.

Белешмә

ТР буенча Росреестр Идарәсендә бүгенге көндә вакытлыча характердагы һәм гамәлдән чыгарылырга тиешле 60 мең җир участогы бар.

Моннан тыш, милек теркәлмәгән икән, мирас иткәндә, сатканда-алганда, бүләккә биргәндә кыенлыклар туарга мөмкин. Ә инде әлеге объектларга теркәлмәгән килеш ия булган икенче затларга милеккә үз хокукларын суд тәртибендә расларга туры киләчәк. Ә күчемсез милек хуҗасы аны теркәгәнче вафат булса? Ул чагында инде милексез калуың көн кебек ачык, чөнки дәүләт теркәве аның шәхси гаризасы нигезендә генә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев