Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күбектән кергән керемгә киртә

Сырага җиңел эчемлек итеп карау аркасында тулы бер буын эчкечегә әйләнде. Бу күбекле эчемлек безнең илдә шулкадәр иркен сатыла ки, хәтта аны җиде төн уртасында җаның теләгән кадәр сатып алырга була. Ниһаять, атна-ун көн элек сыра чөмерүчеләр һәм аны сатып баючылар өчен шактый җитди сынау башланды: 1 июльдән аны аракы...

Сырага җиңел эчемлек итеп карау аркасында тулы бер буын эчкечегә әйләнде. Бу күбекле эчемлек безнең илдә шулкадәр иркен сатыла ки, хәтта аны җиде төн уртасында җаның теләгән кадәр сатып алырга була. Ниһаять, атна-ун көн элек сыра чөмерүчеләр һәм аны сатып баючылар өчен шактый җитди сынау башланды: 1 июльдән аны аракы кебек үк эчемлеккә тиңләүче федераль закон үз көченә керде. Хәзер аны җәмәгать транспорты тукталышларында, мәктәпкә һәм сырхауханәгә якын урыннарда, шулай ук 23.00 сәгатьтән соң сату катгый тыела. Татарстанда исә спиртлы эчемлекләрне кичке уннан иртәнге унга кадәр сатырга ярамый.
Алкоголь эчемлекләрен күп куллану мәсьәләсе җәмгыяви кискен проблемага әйләнде. Бу хакта район башкарма комитетында узган утырышта да ассызыкланды. Бүгенге көндә районда эчүчелеккә баш салган 254 кеше исәптә тора икән. 52се - хатын кыз. Спиртлы эчемлекләрне даими сатып алучы, кулланучы булып яшьләр санала. 10-14 яшьтәгеләр арасында да "яшел елан"ны авыз итеп караучылар бар. Спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында яшүсмерләргә лекцияләр укыла, тәрбияви чаралар үткәрелә.
Районда агымдагы елның 6 аенда аракыдан 26 агулану очрагы теркәлгән, шуның берсе үлем белән тәмамланган. Бер генә бәйрәм дә «яшел елан»нан башка үтми. Бар кеше шуңа күнеккән. Уйлап карасаң, күпләр сыраны хәтта спиртлы эчемлекләр исемлегенә дә кертми!
Яңа закон кабул иттеләр дә бит, ә менә сыра эчүчеләр саны кимер микән? Ышанасы килә, тик, ай-һай…
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев