Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда “Татарстан гүзәле-2016” матурлык конкурсы финалчыларын бүләкләделәр

Диләрә Ялалетдинова «Мисс Россия» конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак Кичә кич "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсының финалы узды. Анда 14-22 яшьлек Татарстанның иң матур 28 кызы катнашты. "Татарстан гүзәле" титулына Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова ия булды, ә "Казан гүзәле" - Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина....

Диләрә Ялалетдинова «Мисс Россия» конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак

Кичә кич "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсының финалы узды. Анда 14-22 яшьлек Татарстанның иң матур 28 кызы катнашты.

"Татарстан гүзәле" титулына Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова ия булды, ә "Казан гүзәле" - Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина.

Кичәне алып баручы Михаил Волконадский жюри әгъзаларын тәкъдим итте. Алар арасында республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан каласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, "Татар-информ" МА генераль директоры Леонид Толчинский, "Татарстан гүзәле" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һ.б. бар иде.

Быел матурлык конкурсының төп темасы кризис булды. Экранда видеоролик күрсәтелде, анда катнашучылар аның белән көрәшү ысуллары турында фикерләштеләр. Берәүләр рубльне долларга алмаштырмаска тәкъдим итсә, икенчеләр АКШ президенты итеп блондинканы билгеләү яклы. Бер катнашучы, кризисны тоймыйм, чөнки Дәрвишләр бистәсендә яшим, дип белдерде.

Су керү киемнәрендә һәм дизайнерлар костюмнарында дефиледан соң «Новая волна» халыкара конкурсы җиңүчесе Андрей Гризлига интеллектуаль конкурс үткәрүне тапшырдылар. Ул кызлар белән шаярды, аларны оялтты да. Кызларга яраткан китаплары турында сораулар бирделәр, көйләрне тануларын, шигырь укуларын һәм картина авторларын сорадылар. Конкурста катнашучылар оялып тормадылар, үз белемнәрен күрсәттеләр.
Конкурсның икенче өлешендә кызлар сәхнәгә озын күлмәкләрдән чыкты.

Төп номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иткәнче, конкурс партнерлары финалчыларга үз бүләкләрен тапшырдылар.

«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде. Ул «Мисс Россия» конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак. Татарстанның беренче вице-гүзәле - Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-гүзәле - Казаннан 22 яшьлек Ксения Яруллина.
"Татарстан гүзәле" конкурсы финалында традиция буенча "Казан гүзәле"н дә сайлыйлар. Быел ул - Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина.
"Мисс фото" исемен Менделеевскидан 18 яшьлек Екатерина Грудцова яулады,"Сокландыргыч гүзәл" - Казаннан 21 яшьлек Диана Нәбиева.

"Мин әле җиңүемә ышанып бетә алмыйм. Бу җиңүне миңа тәрбия биргән әти-әнигә багышларга телим. Минем шигарем - максатка ирешү өчен беркайчан да туктап калма, беренче тапкырында килеп чыкмаса, икенче тапкыр уңыш елмаячак. Үземнең тырышлыгым белән җиңүгә ирештем дип саныйм, мин гимнаст, шуңа күрә җиңүгә ирешкәнче тырышам", - диде журналистларга Диләрә Ялалетдинова.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/27/117703/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда “Татарстан гүзәле2016” матурлык конкурсы финалчыларын бүләкләделәр