Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда имамнар өчен “Татар дин гыйлемендә фикер үсеше” курслары ачылды

Курслар тәмамланганнан соң имамнарга таныклыклар тапшырылачак. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда "Татар дин гыйлемендә фикер үсеше" темасына имамнар, имам ярдәмчеләре, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, РИУ, КФУ студентлары, яшь галимнәр, аспирантлар һәм барлык теләүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары ачыла. Курсларда укытучылардан иң беренче булып Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф...

Курслар тәмамланганнан соң имамнарга таныклыклар тапшырылачак.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда "Татар дин гыйлемендә фикер үсеше" темасына имамнар, имам ярдәмчеләре, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, РИУ, КФУ студентлары, яшь галимнәр, аспирантлар һәм барлык теләүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары ачыла. Курсларда укытучылардан иң беренче булып Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин лекция укый, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Ресурс үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина-Әл Анси белән бергә алар «Факторы, способствующие развитию татарской богословской школы. Источники и предпосылки формирования богословского знания. Периодизация истории развития татарской богословской мысли. Татарская литература и книжная традиция. Арабо-мусульманская книжная традиция и ее распространение среди мусульман Поволжья» темасына чыгыш ясаячак, шулай ук дини-дидактик әдәбиятка һәм дин галимнәре хезмәтләренә күзәтү үткәрәчәк.

Башка лекторлар арасында - Россия дәүләт гадел хөкем университетының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Нил Юзеев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы профессоры Айдар Хәбетдинов, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире һәм Болгар ислам академиясе мөгаллиме Рамил Әдһәмов бар.

Курслар тәмамланганнан соң имамнарга таныклыклар тапшырылачак.

Әлеге курсларның кыскартылган варианты Казан шәһәренең һәм республикабыз районнарының кайбер мәчетләрендә дә узуы аерым игътибарга лаек. Нигездә, дәресләр башкалабызның 13 мәчетендә, шулай ук Буа һәм Кукмара мәдрәсәләрендә, Алабуганың һәм Чистайның Үзәк мәчетләрендә узачак.

Лекцияләрдә татар дин гыйлеме мәктәбе үсеше мәсьәләләре, гарәп-мөселман китабы традицияләре һәм аның Идел буе мөселманнары арасында таралышы, шулай ук хәзерге тормышның социаль-сәяси проблемалары күтәреләчәк.

источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148745/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев