Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда хәйрия узышы булды

Чара нәтиҗәләре буенча нәни Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясауга 117 мең 715 сум акча җыелган 14 февраль "Казан" гаилә үзәге янында «I Love Running» дөрес йөгереш мәктәбе белән "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды оештырган хәйрия узышы булды. Ярыш 9 яшьлек Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюга багышланган иде....

Чара нәтиҗәләре буенча нәни Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясауга 117 мең 715 сум акча җыелган

14 февраль "Казан" гаилә үзәге янында «I Love Running» дөрес йөгереш мәктәбе белән "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды оештырган хәйрия узышы булды.

Ярыш 9 яшьлек Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюга багышланган иде.
Анда һәр теләүче катнашты: теркәлгән һәрбер йөгерүче номер алды. Бу ярышта катнашучылар "Казан" гаилә үзәге тирәли 1 километр араны йөгереп узды. Шулай итеп, ярышта төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Спорт чарасы команда һәм шәхси этапларда узды. Җиңүче командаларга истәлекле медальләр, ялгыз йөгерүчеләргә браслетлар тапшырылды.

Бу чарада 5 команда катнашты: Казанда һәм Чаллыда яшәүчеләр, банкирлар, "Бердәм Россия" депутатлары һәм "Яшь гвардия" активистлары командалары. Катнашучылар белдергәнчә, бу йөгерештә җиңү түгел, ә катнашу мөһим иде.

"Бердәм Россия" партиясенең "Сәламәт йөрәк" проекты бар. Без "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның ашыгыч ярдәмгә мохтаҗлар өчен тырышуларын күрә торып, бу мөһим эштә булышмый кала алмыйм. Кеше кемгәдер ярдәм кирәк булганда, битараф калып булмый", - дип сөйләде ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе һәм тарафдарларның төбәк советы рәисе Светлана Захарова.

Чара программасында оттырышсыз лотерея да бар иде. Катнашучыларны Гашыйклар көне белән котлау өчен флешмоб оештырган һәм конкурста җиңгән парны бүләкләү каралды. Бәйрәм игелек һәм мәхәббәт символы булган йөрәк формасындагы 300 шарны һавага очыру белән тәмамланды.

Оештыручылар белдергәнчә, хәйрия чарасы нәтиҗәләре буенча нәни Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясауга 117 мең 715 сум акча җыелган.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/14/106379/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда хәйрия узышы булды