Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда “Без булдырабыз! Без бергә!” республика иҗтимагый форумы узды

Анда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнаша Кичә Казандагы "Корстон" "Без булдырабыз! Без бергә!" республика иҗтимагый форумы уздырыла. Аны оештыру тәкъдиме белән моннан 2 атна элек оешкан "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге чыккан. Форумда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнаша. Аның кысаларында 3 тематик мәйданда фикер алышу...

Анда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнаша

Кичә Казандагы "Корстон" "Без булдырабыз! Без бергә!" республика иҗтимагый форумы уздырыла. Аны оештыру тәкъдиме белән моннан 2 атна элек оешкан "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге чыккан.

Форумда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнаша. Аның кысаларында 3 тематик мәйданда фикер алышу оештырыла: "Стратегия - 2030", "Иҗтимагый киңлек үсеше" һәм "Татарстан: Эшлә. Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр".

Хәзерге вакытта республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше программасы проекты эшләнгән. "Стратегия - 2030" секциясе кысаларында катнашучылар әлеге проектны тормышка ашыруда үзләреннән ни рәвешле өлеш кертә алачагы турында фикер алыша.

"Иҗтимагый киңлек үсеше" секциясендә исә республикабызда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы белән бәйле рәвештә барлыкка килгән конрект проектлар, шул исәптән "Парклар һәм скверлар елы порталы", презентацияләнә. Шунысы да мөһим: форум иҗтимагый оешмалар вәкилләренә генә түгел, ә теләге булган һәркемгә Татарстан үсеше белән бәйле проектларны тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, форумның нәтиҗәсе буларак, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру күздә тотыла. Аның төп максаты - үзенең шәхси катнашуы белән мөһим башлангычларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер татарстанлыларны берләштерү. Хәрәкәткә актив яшьләр дә кушылырга җыена. "Яшьләр ул - дәүләтнең киләчәге генә түгел, бүгенгесе дә. Әгәр без бүген республикабыз үсеше, сәясәт, икътисад белән кызыксынмыйбыз икән, иртәгә безгә авырга туры килергә мөмкин. Әлбәттә, яшьләрдән кабул ителә торган инициатива-фикерләр, күп очракта, мәгариф, фән белән бәйле", - дип сөйләде "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова.

"Сәләт" фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов фикеренчә, хәзерге вакытта, Татарстанда барлыкка килә торган яңа иҗтимагый оешмаларга актив старт алу өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге форум - нәкъ менә шундый мәйданнарның берсе. "Төп теләгебез - билгеле бер идеяләре, аларны тормышка ашырырга әзер булган кешеләрне бергә туплау. Республикабыз Президенты тарафыннан куелган зур максат-бурычларны тормышка ашыруда һәр татарстанлы катнашырга тиеш дигән фикерне күпләр хуплый. Бүгенге форумнан без актив эшчәнлеккә тотынырбыз", - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Пленар утырышта форумда катнашучыларның татарстанлыларга мөрәҗәгате кабул ителәчәк.

Фотосурәт vk.comның "Академия молодежной дипломатии" төркеменнән алынды.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда “Без булдырабыз! Без бергә!” республика иҗтимагый форумы узды