Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда авиаһәлакәттә Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм УФСБ башлыгы Александр Антонов һәлак булды

Татарстан башкаласында гадәттән тыш хәл. "Казан" халыкара аэропортында Мәскәүдән очкан самолет һәлакәткә очраган. Кичә якынча 19.25 сәгатьтә Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыккан. Бар 50 кеше дә үлгән. 44 кеше пассажир һәм 6 кеше - экипаж вәкилләре. Пассажирлар арасында Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов...

Татарстан башкаласында гадәттән тыш хәл. "Казан" халыкара аэропортында Мәскәүдән очкан самолет һәлакәткә очраган.

Кичә якынча 19.25 сәгатьтә Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыккан. Бар 50 кеше дә үлгән. 44 кеше пассажир һәм 6 кеше - экипаж вәкилләре.

Пассажирлар арасында Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов булган.


Мәскәүнең "Домодедово" аэропортыннан Татарстан башкаласына очкан 363 номерлы "Боинг" самолеты һәлакәткә очрый. Самолет җиргә килеп бәрелгәч тә, ягулык багы шартлаган дип фаразлана. Ошбу самолетның төзек булмавы хакында да искәртелә, аерым алганда, көндез Мәскәү аэропортына төшкәндә үк аның бик нык селкенүе хакында әйтәләр. Рәсми затлар исә самолет һәлакәтендә өч сәбәпне фараз кыла: начар һава торышы, экипажның ялгышы һәм техниканың төзек булмавы.


Россия Президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. 18 июнь Татарстанда матәм көне буларак игълан ителде, дип хәбәр итә http://intertat.ru/.

Әлеге авиаһәлакәт буенча тикшерү эшләре бара

Видиорепортажны http://vk.com/mayak33005 карагыз. Вафат булганнарның исемлеге дә шунда ук.

Без әлеге авиаһәлакәттә якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда авиаһәлакәттә Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм УФСБ башлыгы Александр Антонов...