Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан медкомиссиясе Азнакайда хәрби хезмәткә алыначак йөзләп егеткә тикшерү үткәрде

Узган сишәмбедә хәрби комиссариатның район бүлеге ишек төбеннән үк халык белән шыгрым тулы иде. Бүген монда башкаладан медицина комиссиясе килеп, быел хәрби хезмәткә алыначак, шулай ук контракт буенча хезмәткә китүче, хәрби уку йортларына керү теләге булган йөзләп егеткә тикшерү үткәрде. Бер читтә гәпләшеп, үзара көлешеп торган егетләр белән сүзгә кушылам....

Узган сишәмбедә хәрби комиссариатның район бүлеге ишек төбеннән үк халык белән шыгрым тулы иде. Бүген монда башкаладан медицина комиссиясе килеп, быел хәрби хезмәткә алыначак, шулай ук контракт буенча хезмәткә китүче, хәрби уку йортларына керү теләге булган йөзләп егеткә тикшерү үткәрде.

Бер читтә гәпләшеп, үзара көлешеп торган егетләр белән сүзгә кушылам.


- Нәрсә, егетләр, солдат тормышына әзерме соң?


- Алсалар, барырбыз. Бүген китәм, дип атлыгып тормасам да, сәламәтлек ягыннан яраклылык чикләнсә дә, хәрби хезмәттән качмыйм, - ди көллияттә укып электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре алган Чәкән авылы егете Ринат Мәсәлимов.


Митрәйдә туып-үскән, башкала югары уку йортын тәмамлап, июньдә кулына диплом алачак Булат Шәриповның да инде барсы да хәл ителгән.


- Белгечлегем әйбәт - элемтәче. Тәҗрибәне армиядә алырмын инде. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр булса, әле бераз ял итәргә дә җитешәм. Сәламәтлектән зарланмыйм, табиблар әле генә А-4, ягъни хәрби хезмәткә тулысынча яраклы, дигән нәтиҗә чыгарды. Бераз көч-гайрәт туплап, аннан китәргә инде...


Егетләр быел кертелгән яңалыклардан да хәбәрдар. 27 яше тулып та, солдатта булмаганнарга хәрби билет урынына белешмә генә бирелүен дә, аларга муниципаль органнарда эшләү мөмкинлеге булмавын да, хәрби хезмәтне чикләгән авырулар турында да... Чирләр дигәннән, моңарчы беренче, икенче дәрәҗә яссы табанлылык диагнозы белән армиягә алмасалар, хәзер бу сәбәп түгел. Ә менә кан басымы югары булуны табиблар җитди чир дип тапкан.


- Башкаладан медицина комиссиясе һәр чакырылыш алдыннан килә. Аның хәрби чакырылыш комиссиясе эшенә, егетләрнең хәрби хезмәткә яраклыгын реаль билгеләүдә ярдәме зур, - ди республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре бүлегенең отделение начальнигы Әлфис Дәүләтшин.


Егетләр хәзер хәрби хезмәттән бик качу ягында түгел. Чакырылыш комиссиясе эшен башлаганда ук шул сизелде. Контракт буенча китәргә теләүчеләр дә арта бара. Бу хакта сөйләшүне газетабызның алдагы саннарында дәвам итәрбез әле.

Сүз уңаеннан

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә Азнакайдан 80 егет чакырыла. Ел башыннан районыбызның 50гә якын ир-егете хәрби комиссариат аша автомәктәпләрдә түләүсез курслар үтеп, "С" категорияле автомобиль йөртүче хокукына ия булды.

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан медкомиссиясе Азнакайда хәрби хезмәткә алыначак йөзләп егеткә тикшерү үткәрде