Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каз канаты каурый-каурый...

Бәйрәм мизгелләре Көз белән кышның кушылу арасы авылда яшәүчеләр өчен үтә дә үзенчәлекле: җаваплы да, сөенечле дә чор. Монда инде эшләр башлыча тәмамланган, эре-вак терлекләр абзарларга кергән, кош-корт каралты-курага ябылган була. Бу - авыл кешесенең берара җиңел сулыш алган көннәре. Шушы илаһи халәттән файдаланып, халык үзенең гасырлардан килгән гореф-гадәтен башкара...

Бәйрәм мизгелләре

Көз белән кышның кушылу арасы авылда яшәүчеләр өчен үтә дә үзенчәлекле: җаваплы да, сөенечле дә чор. Монда инде эшләр башлыча тәмамланган, эре-вак терлекләр абзарларга кергән, кош-корт каралты-курага ябылган була. Бу - авыл кешесенең берара җиңел сулыш алган көннәре. Шушы илаһи халәттән файдаланып, халык үзенең гасырлардан килгән гореф-гадәтен башкара - сугым ашлары уздыра, бергәләп каз-үрдәк өмәләре үткәрә...

Буралы авылы мәдәният йорты милли йолабыз - каз өмәсен уздыруны елның-елында авыл бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрә. Бу чараны без шәхси эшмәкәр Фәридә Шәйдуллина белән бергәләп, аның өендә үткәрәбез. Алдан ук бөтен авыл халкы - яшьләре дә, өлкәннәре дә катнашырлык итеп, аның программасын, сценариесен төзибез.

Быел да өмә буласы иртәдә авыл шат авазлардан, гармун моңыннан гөрләп торды. Яшь-җилкенчәк, киленнәр, өлкән яшьтәге апалар Фәридә йортына агылды. Аларны баянчылар Илмира Хәсәншина, Рәфкать Җиһангиров, Айнур Сәйфиев уйнаган көйләргә егетләребез җырлап-биеп, Руслан Зарипов белән Наил Шириев самавыр кайнатып, табын әзерләп каршы алды. Ул арада капка төбенә җигүле атлар да килеп туктады.

Өй эченә узабыз. Алгы якта яшь һәм урта яшьтәге киленнәр каз йолкый. Икенче бүлмәдә өлкәнрәк яшьтәге апа-әбиләр каз канаты каурые сыдыра. Алар алдында авыл мәдәният йортының быел гына оештырылган "Сердәш" фольклор ансамбле кызлары җырлый:

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Яшь гомер нигә ярый?!.

...Казлар йолкынып беткәч, яшь киленнәр, кызлар түшкәләрне көянтәләренә асып, чишмә буена чайкарга алып төшеп киттеләр. Аларга, иләкләрендәге каурыйларны изге теләкләр белән як-якка сибә-сибә, Алина Николаева белән Алия Сәлимгәрәева иярә. Алсу Йосыпова, Илүзә Зыятдинова бәйрәмгә килүчеләрне каз маенда пешерелгән тәбикмәк, кайнар чәй белән сыйлый. Халыкны бәйрәм белән Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов һәм район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов тәбрикли...

Бәйрәм урамнан йорт эченә күчте. Чарада катнашучыларны анда хуҗабикәнең бай нигъмәтле табыны каршы алды.

Бу көнне авылның яше-карты, кайткан һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, оештыручыларга ихлас рәхмәт белдерде.

Ләйсән ЗАРИПОВА, Буралы авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев