Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кавын-карбызның файдасы

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы.


Витаминнар һәм микроэлементлар. Кавында да, карбызда да микроэлементлар бер күләмдә диярлек: тимер, фосфор, магний, фолий кислотасы, калий һ.б.

Организмны чистарта. Карбыз яхшы гына сидек кудыргыч, шуңа күрә бик күп ашаганда йөрәк ритмының бозылуына китерергә мөмкин. Ә кавын эчне йомшарта, чөнки аңарда карбыздагыга караганда клетчатка 2,5 тапкырга күбрәк. Димәк аны да чамасын белеп кенә ашавыгыз хәерле.
 

Кан тамырларын һәм иммунитетны саклый. Карбызда, кан тамырларын атеросклероздан саклый торган җете-кызыл пигментлар – ликопин күп. Шуңа бик шәп антиоксидант булып тора һәм күзнең яхшы күрүен сакларга ярдәм итә, онкопротектор буларак файдалы, ирләрнең простата бизен саклый, барьер иммунитетын ныгытуга булыша. Кавында ул, шулай ук бар, әмма бик аз.

 Карбызда цитруллин аминокислотасы да бар, ул йөрәк һәм кан тамырларына файдалы. Аның каравы кавында С витамины карбызга караганда 4 тапкырга күбрәк. С витаминын безнең организм үзе эшләп чыгармый, шуңа күрә ул бик мөһим.

Тәлинкәдәге бәхет. Кавын ашаганнан соң кешедә бәхет гормоны – серотонин эшкәртелеп чыга башлый. Ә бу хәзерге депрессия заманасында бик тә кирәк.
 

Файдалы киңәш! Карбыз белән кавынны иртәнге яки төшке аштан соң, десерт сыйфатында ашарга кирәк һәм иң күбе 200 грамм булырга тиеш.

Аларны аерым ризык итеп ашамаска кирәк, чөнки аппетитыгызны генә котыртачаксыз. Кавын һәм карбызда  эшкәртүгә күп су таләп итә торган клетчатка күп булуы аркасында, кичке аш вакытында да алар белән сыйланмаска  киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев