Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалының сөт чишмәсе

Карамалы цехының алдынгы савымчылары (сулдан) Нәфисә Ситдыйкова, Зифа Галимова һәм Алсу Сафина "Союз Агро" җәмгыятенең Актүбә региональ җитештерү комплексының (РПК) Карамалы цехы терлекләрдән үрчем алу һәм продукция җитештерү буенча районда иң алдынгылар рәтендә бара. Биредә барлыгы 1500 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 500 е - продукция бирүче савым...

Карамалы цехының алдынгы савымчылары (сулдан) Нәфисә Ситдыйкова, Зифа Галимова һәм Алсу Сафина

"Союз Агро" җәмгыятенең Актүбә региональ җитештерү комплексының (РПК) Карамалы цехы терлекләрдән үрчем алу һәм продукция җитештерү буенча районда иң алдынгылар рәтендә бара.

Биредә барлыгы 1500 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 500 е - продукция бирүче савым сыерлар төркеме.

Биредә бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 15,5 килограмм сөт савыла. Шуның бозауларга эчерткәннән калган 7500 килограммы сатуга озатыла.

Комплексның Карамалы цехы управляющие Минзаһит Хәсәншин белдерүенчә, бу уңышларга коллективта хезмәтне оештыру һәм түләү тәртибенең дөрес куелышы, терлекләрне асрау, туендыру, үрчем алу технологияләренең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы аша ирешелә. Минзаһит Һади улы ел әйләнәсендә нәтиҗәле эшләүче, бу көннәрдә һәр сыердан тәүлегенә 17 - 18 әр килограмм сөт савучы терлекчеләр Наилә Вәлиева, Алсу Сафина, Зифа Галимова, Нәфисә Ситдыйкова, Гөлназ Галимова исемнәрен мактап телгә алды.

Райондагы башка агросәнәгать предприятиеләре терлекчеләренеке белән чагыштырганда, биредәге савымчыларның хезмәт хаклары да күпкә югары - айга уртача 18 - 20 мең сум алалар.

Көтүне яшь терлекләр белән тулыландыруга да зур игътибар бирәләр карамалылылар: апрель аеның ике ункөнлегендә генә дә 75 бозау туган.

"Союз Агро" җәмгыятенең генераль директоры Рәиф Шәфиков җитәкчелегендәге регион комиссиясе күптән түгел генә Карамалы цехында булды һәм аларның эшен ҖЧҖнең башка бүлекчәләренә үрнәк итеп куйды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев