Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы авылы мәдәният йорты гөрләп эшли

Үзебез өлкәнәйсәк тә, шөкер, күңел гел яшь. Әледән-әле үтеп торган күңелле кичә, концерт, тамашалар карап, җаныбызга юаныч һәм ял алабыз. Бик рәхмәт Карамалы авылы мәдәният хезмәткәрләренә! Клуб ишеген ачып керүгә, безне заманча зәвык белән бизәлгән якты, матур гөлләре белән балкып торган зал каршы ала. Түрдә бер як стенага төрле ярышларда...

Үзебез өлкәнәйсәк тә, шөкер, күңел гел яшь. Әледән-әле үтеп торган күңелле кичә, концерт, тамашалар карап, җаныбызга юаныч һәм ял алабыз. Бик рәхмәт Карамалы авылы мәдәният хезмәткәрләренә! Клуб ишеген ачып керүгә, безне заманча зәвык белән бизәлгән якты, матур гөлләре белән балкып торган зал каршы ала. Түрдә бер як стенага төрле ярышларда җиңгән өчен бирелгән мактау кәгазьләре эленгән. Алар мәдәният йорты директоры Рәзилә Вәлиева, аның кул астында эшләүче Зилә Зәкиева, Гөлназ Ногманованың хезмәтенә олы бәя. Авыл җирлеге башлыгы Артур Ногмановка да ихластан рәхмәтлебез, аның тырышлыгы белән клубыбыз ялт итеп тора. Заманында Миләүшә Рәшит кызы оештырган данлыклы «Сердәш» фольклор ансамбле бүген дә бик әйбәт эшләп килә. Алардан башка бер генә кичәбез дә узмый. Авылыбызда сәләтле кешеләр күп. Театр түгәрәгенә йөрүче яшьләребез Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен уйнадылар. Китапханәче Налия, сатучы Энҗе, авыл Советы секретаре Лениза, мәдәният хезмәткәрләре Регина, Рәзилә, Гөлназ ничек килештерделәр! Ә Руслан Галиев - бердәнбер ир-ат, коеп куйган артист кебек, аның белән үзең дә рольгә кереп китәсең. Башкала сәхнәләрендә уйнарлык сәләтләре бар яшьләрнең. Рәхмәт, сөендерделәр. Алга таба да уңышлар телибез. Клубларыбыз шулай гөрләп эшләп, халыкка якты нур таратып торсын!

Сәлимә Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалы авылы мәдәният йорты гөрләп эшли