Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Караклар тик ятмый

Ишек алдында күзәтүсез калдырылган машина - караклар өчен иң ансат табыш. 21 июльдә Ленин урамындагы 24 нче йорт янында автомиль салоныннан кыйммәтле фотоаппарат юкка чыга. Әлеге факт буенча оператив эзләү эшләре бара. 22 июльдә берәү машинасын түләүсез стоянкада калдырып, сәүдә үзәгенә кереп чыккан арада автомагнитоласыннан колак кага. Җинаять кылучы тоткарланган....

Ишек алдында күзәтүсез калдырылган машина - караклар өчен иң ансат табыш. 21 июльдә Ленин урамындагы 24 нче йорт янында автомиль салоныннан кыйммәтле фотоаппарат юкка чыга. Әлеге факт буенча оператив эзләү эшләре бара.

22 июльдә берәү машинасын түләүсез стоянкада калдырып, сәүдә үзәгенә кереп чыккан арада автомагнитоласыннан колак кага. Җинаять кылучы тоткарланган.

Тымытыкта бер йорттан телевизор белән модем урлап, хуҗага 20 мең сумлык зыян салына. Карак үз авыллары кешесе булып чыга.

Бакчачылык ширкәтләрендә дә караклыклар дәвам итә. 20-22 июль аралыгында Ирекле Елга авылындагы бакча йортының йозагын ватып, бензогенератор, электр плитәсе, алюминий бак урлыйлар. Салынган зыян - 8 мең сумлык. Угрыларны эзләү бара.

Азнакайда яшәүче 20 яшьлек егет, үзе белән өч балигъ булмаганны җинаятькә тартып, Карамалы авылында бер әбинең сарыкларын урлап чыгалар. Аңа карата җинаять җаваплылыгы кузгатылган.

Кайчагында угрыларны эзләп ерак китәсе дә юк. Хәмер эчеп утырган дус хатыннарның берсе икенчесенең 23 мең сум акчасы белән алтын балдагын урлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Караклар тик ятмый