Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кара елга холкын күрсәтте

Айдан артыкка сузылган тотрыклы суыклар һич көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарды. Шуларның берсе - шәһәребезнең көнчыгыш өлеше буйлап моңа кадәр тыныч кына агучы Кара елга. Быел ул май заводы башындагы шәхси сектор районында үзенең холкын күрсәтте: су күтәрелеп, Гоголь урамындагы 30, 33 нче йортларның ихата, ишек алларын, каралты-кураларын басты....

Айдан артыкка сузылган тотрыклы суыклар һич көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарды. Шуларның берсе - шәһәребезнең көнчыгыш өлеше буйлап моңа кадәр тыныч кына агучы Кара елга. Быел ул май заводы башындагы шәхси сектор районында үзенең холкын күрсәтте: су күтәрелеп, Гоголь урамындагы 30, 33 нче йортларның ихата, ишек алларын, каралты-кураларын басты.

- Биредә утыз елдан артык яшим, мондый хәлнең булганы юк иде әле, - ди Галия Шәйхелисламова. - Бөтен җиребез, шул исәптән бердәнбер эчәр су чыганагыбыз - кое колонкасы да боз астында калды. Су бәрәңге базларына да төште, ашарга, чәчүгә дип саклаган төп ризыгыбыздан мәхрүм итте.

Күршесе Әлфирә Яббарова хуҗалыгында да нәкъ шундый ук күренеш.

Су басу куркынычы елгачыкның Муса Җәлил урамы ягындагы йортларга да янаган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендәге гадәттән тыш хәлләр буенча штаб биредә ике атна буена эшләгән. Шул вакыт эчендә елга үзәнен чистарту буенча 300 метрдан артык арада яр буе таллары киселгән, траншеялар казылган. Бу эшкә өч предприятиедән биш махсус техника, егермегә якын кеше тартылган.

Моңа кадәрге елларда булган 40 - 50 градуслы зәмһәрир салкыннарда да агымын югалтмаган, суы ярларыннан күтәрелмәгән елгачыкка быел ни булган соң? Әлеге гадәттән тыш хәлне бетерүдә турыдан-туры катнашучылар әйтүенчә, елганың Муса Җәлил урамы ягындагы түбән агымы биредә яшәүчеләр түккән чүп-чардан буалган һәм бу аның катуына китергән.

Табигать үзенә карата гамьсезлекне гафу итми. Кечкенә генә елгачык китереп чыгарган зур афәт моның ачык дәлиле.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев