Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капка төбе склад түгел

Яшәгән җиребезне тәртиптә тотуга даими өндәүләр, тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында аңлатып торуга карамастан, таләпләрне бозучылар һаман да очрый. Әйтик, ел башыннан бирле административ комиссия тарафыннан хокук бозулар турында 450 беркетмә төзелде һәм 189 мең сум күләмендә штраф салынды. Беркетмәләрнең 90 проценты тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, чисталык һәм...

Яшәгән җиребезне тәртиптә тотуга даими өндәүләр, тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында аңлатып торуга карамастан, таләпләрне бозучылар һаман да очрый. Әйтик, ел башыннан бирле административ комиссия тарафыннан хокук бозулар турында 450 беркетмә төзелде һәм 189 мең сум күләмендә штраф салынды. Беркетмәләрнең 90 проценты тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, чисталык һәм тәртип саклау таләпләрен санламаучыларга карата төзелде. Адмкомиссия үткәргән рейдлар барышында еш кына түбәндәге таләп бозулар ачыклана: капка төбендә иске транспорт чараларын саклау, төзелеш материаллары кую, бүрәнә, утын өю һ.б. Алар урамнан автотранспортның йөрүенә, шулай ук янгын, ашыгыч ярдәм машиналары үтүгә комачаулый. Ә бит иминлегебез, шәһәрнең яме, төзеклеге үзебез өчен кирәк. Аңа битарафлык үзең утырган ботакка чабу ул. Нишләп шуны аңлап бетермибез икән?! Үзебез гомер иткән йорт яны, капка төбе, урам, кварталлар купшылыгы, төзеклеге белән әллә каян күзгә ташланып торса - һәркем өчен рәхәт халәт, матур күренеш бит, үзеннән-үзе күңелдә канәгатьлек, шәһәребез белән горурлану хисләре уята. Ә Азнакайда мондый урыннар, кварталлар бар һәм алар хакында барыбыз да белеп торабыз, аларны күреп, сокланып йөрибез. Нигә үрнәк алмаска?

Азнакайлыларның янә исләренә төшерәбез: "Тышкы төзеклек кагыйдәләре" нигезендә шәһәрнең шәхси секторында үз йортлары белән яшәүчеләргә капка төпләрен мөлкәт, төзелеш материаллары яисә чүп-чар саклау өчен склад итү катгый тыела. Урамда шулай ук машина юу, яфрак-ботак, кәгазь яндыру рөхсәт ителми. Бу кагыйдәләрне бозган өчен ТР КоАП нигезендә 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган.

Рейдлар барышында ачыкланган хокук бозулар буенча салынган штрафларны вакытында түләргә чакырабыз һәм түләнү хакында мәгълүматларны адмкомиссиягә түбәндәге адрес буенча тапшыруыгызны сорыйбыз: Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 9, тел: 7-28-07, 7-22-63. Административ штраф түләгәнлеккә документ бирелмәгәндә, штрафка тартылу турында карар көченә кергән көннән соң 30 көн эчендә адмкомиссия тиешле документларны штрафны федераль закончалык нигезендә юллап алу өчен суд приставларына җибәрә.

Кагыйдәләр һәркемгә бер һәм алар үтәлергә тиеш, шуны онытмыйк!

З.Гыйбадуллина, адмкомиссиянең җаваплы сәркәтибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев