Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капиталь ремонтка Азнакайда 89 миллион сумнан артык акча бирелде

Җәй - төзекләндерү һәм яшелләндерү чоры. Шәһәребездә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу хакында кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек. -Расих Әхәтович, нинди урамнарга асфальт түшәлде һәм кайсыларын яңартасы калды? -Бүгенге көнгә юллар челтәрен норматив хәлгә китерү буенча 15 млн сумнан артык эш башкарылды. Ленин, Мәрҗәни, Хәсәншина,...

Җәй - төзекләндерү һәм яшелләндерү чоры. Шәһәребездә бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу хакында кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек.

-Расих Әхәтович, нинди урамнарга асфальт түшәлде һәм кайсыларын яңартасы калды?


-Бүгенге көнгә юллар челтәрен норматив хәлгә китерү буенча 15 млн сумнан артык эш башкарылды. Ленин, Мәрҗәни, Хәсәншина, Пушкин урамнары тулысынча асфальтланды. Бораулаучылар, Солтангалиев урамындагы 29, 29 А нчы йортлар янында тротуарлар төзелеп бетеп килә. Ленин урамындагы 4, 6, 8, 10, 26, 28, 30, 32; Хәсәнов урамындагы 6, 8; Алиш урамындагы 2, 4, 6, 8 нче йортлар янында тротуарлар яңартылды.

Республика программасы буенча Азнакай автомобиль юллары идарәсе Актүбә бистәсенең Чулпан урамында 900 метр арада юл сала башлады. Шулай ук Мәнәвездә Чулпан, Җәлил, Сазлык урамнарында 4630 кв. метрда таш юлга капиталь ремонт ясалды.


-Шәһәрдә чүп үләннәренә каршы көрәш ничек бара?


-Юл кырлары - барлыгы 72 мең кв. метрдан артык, 120 мең кв. метрда газоннар чабылды. 7300 кв. метрдан артык мәйданда чәчәкләр, 180 меңнән артык агач утыртылды.


-Җәяүлеләр куркынычсызлыгы ничек кайгыртыла?


-Эңгер-меңгер вакытта һәм төнлә җәяүлеләр чыга торган юл билгеләре начар күренә. Куркынычсызлык максатларында көйләнми торган юл чыгу урыннарына шоферларга ерактан күренә торган сары төстәге свеофорлар урнаштырылды.

Ленин урамы белән Пушкин урамы чатында, Гагарин урамында балалар поликлиникасы янында җәяүлеләр чыгу өчен кояш аккумуляторында эшләүче светофорлар куелды. Тагын шундый өч светофор кирәк.


-Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның торышы ничек?


-Быел әлеге программага Азнакайда - 28, Актүбәдә - 6, Балтачта 1 йорт керде. Капиталь ремонтка федераль, республика, муниципаль бюджетлардан һәм бина хуҗаларыннан барлыгы 89 млн. сумнан артык акча бирелде.

Планлаштырылган эшләр барлык йортларда да уңышлы гына бара, үтәлеш 60 процентка якын. "Азимут Строй", "Полимерстрой" җәмгыятьләре инде тулысынча эшләрен төгәлләделәр. Калганнарга да 15 августка кадәр йортларны тапшыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Капиталь ремонтка Азнакайда 89 миллион сумнан артык акча бирелде