Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каникуллар башлана, игътибарлы булыйк!

Юлларда балалар катнашында фаҗигаләр турында район газетасында язмалар гел бирелеп килә. Күптән түгел шундый ике һаләкәт әле дә күңелләрне тетрәндереп тора. Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Бу чорда ата-аналардан да, юлдагы автомобиль хуҗаларыннан да аеруча игътибарлы булу сорала. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кат-кат аңлату кирәк. Ә бит кышкы чорда...

Юлларда балалар катнашында фаҗигаләр турында район газетасында язмалар гел бирелеп килә. Күптән түгел шундый ике һаләкәт әле дә күңелләрне тетрәндереп тора.

Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Бу чорда ата-аналардан да, юлдагы автомобиль хуҗаларыннан да аеруча игътибарлы булу сорала. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кат-кат аңлату кирәк. Ә бит кышкы чорда кар көртләре, туктап торган машиналар аркылы юлны күрү мөмкинлеге бигрәк тә чикләнә, аяк асты да тайгаклана һәм бала бу каршылыкларны исәпкә алмый, юлга кисәк йөгереп чыгарга һәм һәлакәткә дучар булырга мөмкин. Урамнарда 60 процент юл фаҗигаләре әнә шулай балаларның саксызлыгы аркасында чыга да. Аннары, 12 яшькәчә булган балаларны махсус җайланмалар, утыргычлар белән генә йөртү кагыйдәсен дә онытырга ярамый. Ул сакланмаганда, РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 12.23 маддәсе, 1 часте нигезендә 500 сум күләмендә штраф каралган. Быел гына да республикада шундый 10 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлде. Штрафны вакытында түләмәүчеләргә аны икеләтә түләтү яки 15 тәүлеккә административ арестка тарту каралган. Әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы карыйк, балаларга аеруча игътибарлы булыйк!

Р.Шәрәфиев, Азнакай районы буенча ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев