Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кан бирү – башкага гомер бирү

Язгы игелек атнасы дәвам итә. Чәршәмбе, 20 апрель, республикада донор көне буларак игълан ителгән иде. Бу көнне теләге булган һәркем кан һәм плазма доноры була алды. Шуны әйтергә кирәк, Азнакайда Донор көне элек-электән бик зурлап билгеләп үтелә. Әлеге хәрәкәткә нигез Бөек Ватан сугышы елларыннан ук салынган. Ул чакларда плазма ясалмый...

Язгы игелек атнасы дәвам итә. Чәршәмбе, 20 апрель, республикада донор көне буларак игълан ителгән иде. Бу көнне теләге булган һәркем кан һәм плазма доноры була алды. Шуны әйтергә кирәк, Азнакайда Донор көне элек-электән бик зурлап билгеләп үтелә. Әлеге хәрәкәткә нигез Бөек Ватан сугышы елларыннан ук салынган. Ул чакларда плазма ясалмый әле, ә кан турыдан-туры бирелә. Кан һәм аның компонентларын әзерләүгә 1966 елдан керешелә. Моның өчен җаваплы табиб итеп Бәдүт Хәйруллин билгеләнә, 1971 елдан аны Маргарита Сафина алыштыра. Кан әзерләү станциясе 1984 елда кан бирү пунктына әйләндерелә һәм аның белән җитәкчелек итү ашыгыч медицина хезмәте баш табибы Рашат Хуҗинга йөкләнә. Баштагы мәлдә кан һәм аның компонентларын әзерләү елына 600 литр тәшкил итсә, тора-бара ул 1000 литрга җиткерелә. Узган гасырның туксанынчы елларында районда донорлар саны 28 меңләп исәпләнә. 340 кешегә "Почетлы донор" исеме бирелә, аларның 264е хәзер дә донорлык хәрәкәтендә актив катнашып килә. 100 мәртәбәдән артык кан биргән СССРның почетлы доноры Валентина Фазлыева, мондый игелек гамәлен 70 тапкыр кылган Мирхәтим Идрисов, 26 яшендә үк почетлы донор исемен йөрткән Азат Юнысовлар белән бүген чын мәгънәсендә горурлана алабыз.

Медицина учреждениеләрен эреләндерү процессы барганда районда кан бирү бүлеге дә ябылды. Әмма кан һәм аның препаратлары белән эшләү дәвам итә һәм донорларыбыз да башкалар гомерен саклап, авыруларга кан бирүдән туктап тормый. Узган чәршәмбе иртәсендә дә алар шәһәрнең Балалар иҗат үзәге каршына җыелды. Биредә районның яшьләр идарәсе һәм яшь гвардиячеләре лидерлары Илнур Сәгыйтов җитәкчелегендә Донор көне уңаеннан тантана оештырды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов районыбызның почетлы донорларына, бу игелек хәрәкәтенә кушылган азнакайлыларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде, иң күп кан биргән райондашларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Донорлар белән турыдан-туры эшләүче ТРның атказанган табибы Рашат Хуҗин аларны "олы йөрәкле кешеләр" дип белдерде һәм бу изге гамәлне зур батырлыкка тиңләде. Ә бит чыннан да, кан биреп, алар никадәр кешеләргә гомер бүләк итә, аларны сәламәт, ә якыннарын бәхетле итә.

-Үзеңнең бер өлешеңне башкалар белән бүлешеп, бернинди таныш түгел кешеләргә яшәү мөмкинлеге бирү - ул бары тик олы җанлы, күңеле мәрхәмәт, шәфкать белән тулганнарга гына хас. Без сезнең алда хөрмәт белән баш иябез, үзегезгә дә сихәтлек, озын гомер, игелегегезнең үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтуын телибез! - дип озатып калдылар республика кан үзәгенең Әлмәт филиалына юл тоткан донорларны.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кан бирү – башкага гомер бирү