Камилә Миннегалимова – иң яхшы әйдарман!
Мәктәп еллары кыңгырау чыңы һәм белем эстәү белән генә истә калмый. Сыйныфташлар белән бергәләп экскурсияләргә баруларны, төрле кичәләр оештыруларны сагынып искә алабыз. Һәр сыйныфның үз вожатые - әйдраманы була. Балалар иҗаты үзәгендә «Бер дигән әйдарман» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Район мәктәпләреннән 14 әйдарман үз отрядлары белән тыныштырдылар, фикерләү сәләтләрен...
Мәктәп еллары кыңгырау чыңы һәм белем эстәү белән генә истә калмый. Сыйныфташлар белән бергәләп экскурсияләргә баруларны, төрле кичәләр оештыруларны сагынып искә алабыз. Һәр сыйныфның үз вожатые - әйдраманы була. Балалар иҗаты үзәгендә «Бер дигән әйдарман» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Район мәктәпләреннән 14 әйдарман үз отрядлары белән тыныштырдылар, фикерләү сәләтләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә сынау тоттылар. Азнакай 9 нчы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Камилә Миннегалимова җиңүче дип табылды. Икенче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән 10 сыйныф әйдарманы Илвир Харисов һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 8 сыйныфынан Әминә Хәсәнова, өченче урынны 8 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфыннан Динара Солтанова һәм гимназиянең 8 нче сыйныфыннан Камилә Гобәйдуллина бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев