Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елга авылында Җәләлетдиновлар гаиләсе Яңа елга яңа йортка күченә

Бүген Кәкре Елга авылында яшәүче Җәләлетдиновлар гаиләсенә тантаналы төстә 114 кв. метрлы яңа йорттан ачкычлар тапшырылды.

Йорт авыл территорияләрен комплексы үстерү буенча федераль программа нигезендә төзелгән. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин куанычлы вакыйга белән котлап, гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

– Районда әлеге программа буенча төзелгән беренче йорт бу. Башка авыл җирлекләрендә дә аннан актив файдаланырга кирәк, – дип билгеләп узды ул.

Гаилә башлыгы Рамил Эрнест улы – “Марс” хуҗалыгында алдынгы механизтор, тормыш иптәше Зилә Әхтәм кызы – балалар бакчасында кече тәрбияче. Алар  гаиләсендә 5 бала, кечерәкләре мәктәптә укый, балалар бакчасына йөри. Алар инде бүлмәләрне дә бүлешеп куйганнар.

– Без Кәтем авылында алты почмаклы кечкенә йортта яши идек. Бөтен уңайлыклары булган, иркен, якты, 4 бүлмәле йортка ия булуыбызга бик шат. Хөкүмәтебезгә, район һәм хуҗалык җитәкчеләренә зур рәхмәт, – ди Рамил Җәләлетдинов.

Район башкарма комитетының торак шартларын яхшырту бүлеге начальнигы Ләйсән Шәрипова белдергәнчә, йорт гаиләгә арендага бирелгән. Әгәр дә алар 5 ел дәвамында шушы хуҗалыкта эшләсәләр, аны яңадан үзләре исеменә терки алалар.

Йорт төзелешендә “Марс” хуҗалыгының да өлеше кергән.

– Без бик шатбыз. Авылда яшьләрне төпләндерү, эшче кадрларны җәлеп итү өчен бик яхшы программа, дәвамлы булсын, – ди хуҗалык җиткәчесе Наил Усманов.

Җәләтединовлар йортына каршы күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелгән. Авылда мәктәп, балалар бакчасы эшли. Хуҗалыкта эш урыннары җитәрлек, хезмәткә вакытында түлиләр. Шулай булгач, Кәкре Елганың киләчәге өметле дип юрыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев