Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кагыйдәләр сакланырга тиеш

Узган жомгада «Азнакай районында алкоголь продукциясе базары торышы турында» киңәшмә узды. Анда алкоголь продукциясе сатучы предприятиеләр, эшмәкәрләр катнашты. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева инспекциядә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул Азнакай районында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре үтәлешендә кимчелекләр аз булуын билгеләп узды, шулай да законнар сакланышына...

Узган жомгада «Азнакай районында алкоголь продукциясе базары торышы турында» киңәшмә узды.

Анда алкоголь продукциясе сатучы предприятиеләр, эшмәкәрләр катнашты. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева инспекциядә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул Азнакай районында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре үтәлешендә кимчелекләр аз булуын билгеләп узды, шулай да законнар сакланышына игътибарны көчәйтү, үз җирлегебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирергә кирәклеген ассызыклады.

Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, алкоголь белән агулану очраклары елдан-ел арта бара. 2011 елда 65 кеше алкоголь белән агуланган һәм алар арасында вафат булучылар да бар.

Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров кибет, сәүдә нокталары тирә-юнен төзекләндерү, чистартуга басым ясады. Мәгълүм булганча, кагыйдәләр үтәлмәгән очракта штрафлар суммасы бик саллы. Гомумән, үз биналарыбыз һәм аның тирә-юненең чисталыгы үзебез өчен дә күңелле бит. Соңыннан, сәүдә хезмәткәрләре, эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларын биреп, белгечләрдән җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев