Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кагыйдә бозучы ел ярым җәяү йөриячәк ...

Курсантлар коточкыч авариягә юлыккан машиналарның соңгы "тукталыш"ында КИРЕ КАККЫСЫЗ САННАР Юллар бүген төп хәвеф чыганакларының берсенә әверелеп бара. Быелның ун аенда Азнакай районы биләмәсе юлларында 44 (узган ел 38) юл-транспорт вакыйгасы булуы, аларда 16 (11) кеше гомере өзелүе, 59ының (56) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуы шул турыда сөйли. Сентябрьдәге 3...

Курсантлар коточкыч авариягә юлыккан машиналарның соңгы "тукталыш"ында

КИРЕ КАККЫСЫЗ САННАР

Юллар бүген төп хәвеф чыганакларының берсенә әверелеп бара. Быелның ун аенда Азнакай районы биләмәсе юлларында 44 (узган ел 38) юл-транспорт вакыйгасы булуы, аларда 16 (11) кеше гомере өзелүе, 59ының (56) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуы шул турыда сөйли. Сентябрьдәге 3 авария аркасында гына да 4 кеше якты дөнья белән хушлашты.

-Юл-транспорт вакыйгалары чыганагы - юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, - ди полициянең Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рафаил Шәрәфиев. - Мәсәлән, быел фаҗигагә китергән 44 авариянең 42се автомобиль йөртүчеләр, 2се - җәяүлеләр гаебе белән килеп чыкты. Төп сәбәпләре - тизлек режимын сакламау, юлның каршы як хәрәкәт тасмасына чыгу, исерек килеш машина белән идарә итү. Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимеде. Шулай да быелгы 4 очракта дүрт бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды.

Юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, җирле инспекция профилактик эш алып бара. Шуның берсе - юлларда кагыйдә таләпләрен бозуны кисәтү, аларны булдырмый калу акцияләре уздыру. Узган ун айда автоинспекция хезмәткәрләре юл хәрәкәте таләпләрен тупас үтәмәүнең 24 мең 925 очрагын теркәгән. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 71 процентка күбрәк. Әмма моны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны артуны сәбәп итүдән бигрәк, ЮХИДИ бүлекчәсендә соңгы вакытта алып барыла торган планлы эшләрнең нәтиҗәлелеге күтәрелү белән аңлатырга кирәктер. Бүлекчәнең 10 айлык эш йомгакларыннан күренгәнчә, быел җәяүлеләргә юл бирмәгәнгә, куркынычсызлык каешын эләктермәгәнгә, 12 яшькә кадәргеләр өчен тотып тору җайланмасы (автоколяска) булмаганнарга, исерек килеш машина белән идарә итүчеләргә, светофорның тыю билгесенә керүчеләргә, кагыйдә бозган җәяүлеләргә, штраф түләмәүчеләргә карата таләпләр аеруча арткан. Аның каравы, алдан барган транспортны тиешсез җирдә узу (обгон), идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ кулга алу очраклары кимегән.

ШОК ТЕРАПИЯСЕ

Һәр автотранспорт вакыйгасының кеше факторы белән бәйле булуы барыбызга да мәгълүм. Аварияләрнең күпчелеге руль артында утыручыларның кагыйдәләрне белү, ягъни хәзерлелеге дәрәҗәсеннән һәм тәҗрибәсеннән тора. Шуңа да дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге һәм инспекторлары яңа кадрлар укыту барышын үзләренең игътибарында тота. Мондый чараларның берсе - ЮХИДИ бүлекчәсе белән автомобиль йөртүчеләр хәзерләүче РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте арасындагы эшлекле элемтә. Әле күптән түгел генә РОСТО рәисе Гәрәй Хәмидуллин җитәкчелегендәге йөзгә якын курсант (барысының да диярлек яшь хатын-кыз булуын искәртик) төркеме, укытучылары һәм инструкторлары белән, ЮХИДИ бүлекчәсендә булдылар. Алар алдында полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев һәлакәткә китерүче факторлар, аларны булдырмый калу алымнары турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Шунда ук җитди авариягә тарыган машиналар саклана торган стоянкага экскурсия оештырды. Җимерелгән-изелгән, һәлакәткә юлыкканнарның үле гәүдәләрен чыгарганда кисеп, туракланып беткән төрле маркадагы машина калдыкларын күрү автомобиль йөртергә укучылар өчен шок терапиясенә тиң булгандыр, мөгаен. "Күргәзмә"дә булу аларда нинди генә авыр хисләр тудырмасын, руль артына утырып җилдерергә хыялланучыларны уйланырга мәҗбүр итүче тормыш чынбарлыгының ачык чагылышы булды ул.

РЕЙДның МАКСАТЫ - КАГЫЙДӘ БОЗУЛАРНы кисәтү

Шәһәр урамнарындагы транспорт ташкыны, автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләреннән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуы һәм аларның үтәлешен автоинспекторлар эшчәнлегеннән чыгып бәяләү, әледән-әле кабатланып торучы проблемалар белән якыннанрак танышу максатыннан, составында ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы, полиция капитаны Илдар Исхаков һәм бүлек старшинасы, полиция өлкән сержанты Илһам Хәлимов булган кичектергесез хәрәкәт итү төркеме (ГНР) белән рейдка чыктым. Мин килеп кушылганчы, иртә таңнан алар юл-транспорт вакыйгасы булган урында булып кайтырга да өлгергәннәр иде инде.

-Шәһәр микрорайонын икегә бүлеп торган Шәйхетдинов урамының 2нче һәм 9нчы йортлары аралыгы каһәрле урынга әйләнде, - ди Илдар Исхаков, уфтанып. - Югыйсә, юлның кыска гына бу өлешендә махсус билгеләр куелган ике җәяүлеләр чыгу урыны бар. Юк инде, автомобиль йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләрне уздырмау, шуның белән кагыйдәне тупас бозу, кеше гомере белән уйнау кабатланып тора. Әле узган ел гына бер укучы кыз баланы бәрдергәннәр иде. Быел менә бер атна эчендә биредә тагын шундый ук ике очрак булды.

Минем үтенеч буенча, экипаж кабат шул урамга юл алды.

...Патруль машинасы хәвефле урында торган вакытта җәяүлеләрне уздырмау очраклары кабатланмады. Әллә инде машина йөртүчеләр каршы килүчеләргә хәбәр итәргә өлгерде, әллә кагыйдә бозмаучылар гына туры килде. Ул арада полиция капитаны берничә көн элек кенә төнлә ике патруль экипажы белән исерек шофер идарә иткән, үзенең юлны иңләп аркылы-торкылы чабуы белән юл хәрәкәтендә катнашучыларга зур куркыныч тудырган машинаны куып йөрүләре турында маҗара да сөйләп алды. Барыбер тоткарлаганнар тагын үзен. Нәтиҗәдә, машинаны түләүле стоянкага (тәүлеге 2500 сум), хуҗасын айныткычка япканнар. Кагыйдә бозган автомобиль хуҗасы ел ярымга җәяүлегә әйләнде. Нәкъ шул вакытка суд аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Патруль экипажы белән бу көнне шәһәрнең хәрәкәт күп булган шактый урамында булырга туры килде. Ноябрь аенда республикада балалар автоколяскасы акциясе уздырылды. Шуңа да инспекторлар машинада сабыйларны махсус беркетү урыннарында йөртүгә аерым игътибар бирделәр. Эш көне булгангамы, пассажиры яшь бала булган машиналар рейд вакытында сирәк очрады. Шулай да чит шәһәрдән килгән берәүгә, баласын махсус утыргычта йөртмәгәне өчен, 500 сум күләмендә штраф салынды. Ул арада ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы машина йөртүчегә, гыйбрәт өчен, яңарак кына Азнакай - Тымытык юлында булган вакыйгада каза күргән, хәзер авыр хәлдә сырхауханәдә ятучы бер яшьлек нарасый турында сөйләргә дә өлгерде.

Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урынына якынлашканда, автомобиль йөртүче тизлеген киметергә, ә сукмакта кеше күренсә, бөтенләй туктап калырга тиеш. Ә җәяүлеләргә светофорда сары (кисәтү) һәм кызыл утлар янганда хәрәкәт башлау тыела. Шушы таләпләрне үтәмәгән ике автомобиль йөртүчегә 1000әр сум штраф билгеләнү турында административ беркетмә төзелде. Ә машина хәрәкәтенә комачаулык ясаган өлкән яшьтәге хатын-кызга кисәтү ясалды.

Көннәрнең кинәт кенә суытып җибәрүе, юлларның кар-боз белән каплануы, нәтиҗәдә юл-транспорт хәвефлелегенең сизелеп артуына да карамастан, тизлек режимын сакламаучылар да очраштыргалады. Әмма алары бу көнне эшләгән ике экипаж компетентлыгында иде...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев