Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадрлар хәзерләү үзәгендә азнакайлылар яңа белгечлек ала

"Татнефть-кадрлар хәзерләү үзәге"нең Азнакай филиалы оешуга 4 октябрьдә 44 ел тула. Аның 38 елын ул "Азнакайнефть" идарәсенең курслап укыту комбинаты исеме белән йөрде. Шушы вакыт эчендә биредә 75 мең кеше һөнәр алды, квалификациясен күтәрде. Әлеге учреждение җитәкчесе Ринат Сафин белән бүгенге әңгәмәбез җитештерү комбинаты филиалы эшчәнлеге турында барыр. - Ринат...

"Татнефть-кадрлар хәзерләү үзәге"нең Азнакай филиалы оешуга 4 октябрьдә 44 ел тула. Аның 38 елын ул "Азнакайнефть" идарәсенең курслап укыту комбинаты исеме белән йөрде. Шушы вакыт эчендә биредә 75 мең кеше һөнәр алды, квалификациясен күтәрде. Әлеге учреждение җитәкчесе Ринат Сафин белән бүгенге әңгәмәбез җитештерү комбинаты филиалы эшчәнлеге турында барыр.

- Ринат Миргазиянович, әңгәмә башында үзегез белән таныштырып үтегез әле?

- Мин шушы яктан, шушы туфрактан. 64 ел элек Туйкә авылында туганмын. Азнакайда урта мәктәп тамамладым. Хезмәт юлымны "Азнакайнефть" идарәсе промыселларының берсендә ярдәмче эшче булып башладым. Хәрби Диңгез флотында хезмәт иттем. Казан химия-технология институтында югары белем алдым. Аны тәмамлагач, "Актүбәнефть" идарәсе ППДсында технолог, участок җитәкчесе булдым.

80 нче еллар башында КПСС пленумы "Азык-төлек программасын тормышка ашыру турында"гы карарын кабул итте. Шуның нигезендә җитештерүдә яхшы эшләгән һәм оештыру сәләте булган коммунистларны авылга эшкә җибәрү башланды. Мин Урсай авылын сайладым. 5 ел парторг булдым. 1988 елда райкомга инструктор итеп куйдылар. Берничә ел эшләгәч, АРМга бүлек җитәкчесе булып киттем. Шунда чагымда "Азнакайнефть" идарәсенә күчәргә "кодаладылар". Биредә эшли башлавыма да 15 ел тула инде...

- Сез җитәкләгән филиалның үткәненә һәм бүгенгесенә күз салып алыйк әле?

- "Азнакайнефть" идарәсе каршында оештырылган курслап укыту комбинаты 1969 елның 1 августында эшли башлый. Башта ул баракта урнаша, 4 кешелек штаты була. Укытырга җитештерүдә турыдан-туры эшләүче 30га якын нефтьче-белгеч чакырыла. Күргәзмә әсбапларны алар үзләре хәзерли, ә төрле җиһаз макетларын цехлар ясап бирә. Соңрак комбинат уңайлыклары һәм укыту класслары булган яңа бинага күчерелә. Шуны да әйтергә кирәк, укыту комбинаты үз эшчәнлеге дәверендә "Азнакайнефть" җитәкчелегенең һәрдаим ярдәмен тоеп яши. Хәзер дә шулай - идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин безнең белән тыгыз элемтәдә тора.

Бүгенге көндә Азнакай филиалы уку-укыту өчен җайлаштырылган аерым бинада эшли. 10 уку бүлмәсе, лаборатор эшләр уздыру өчен 238 кешелек урын, заман таләпләре югарылыгындагы укыту һәм күргәзмә әсбаплар, җитештерүдә кулланыла торган җиһазлар, эш кораллары бар. Филиал аена 96 кешене эшче һөнәренә өйрәтергә һәм 23 ИТРның осталыгын күтәрергә рөхсәт бирүче лицензиягә ия.

"Азнакайнефть" идарәсе карамагында булганда, комбинат нефтьчеләр мәнфәгатен тулысынча канәгатьләндереп килде. 2006 елдан "Татнефть-кадрлар хәзерләү үзәге"нең Азнакай филиалы итеп үзгәртелгәч, аның укыту офыклары да киңәйде. Хәзер без барлык нефть регионнары өчен белгечләр хәзерлибез. Хезмәтебездән "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләре, бораулау эшләре предприятиеләре, кече, арадашчы, сервис компанияләре, чит оешма һәм физик затлар да бик теләп файдалана. Теләге булган һәр кем килеп, һөнәри белем эсти ала. Бер үк вакытта Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге белән дә хезмәттәшлек итәбез, эшсез калганнарга өстәмә белем бирәбез. Кирәк кадәр укучылар төркеме туплау өчен нефтьчеләр, төзүчеләр, транспортчылар һәм башка оешмалар белән килешүләр төзибез.

-Һөнәре булмаганнар күпме вакыт эчендә сездән белгечлек алып чыга ала?

-Быел безгә килүчеләрнең күпчелеге РОЭС электромонтеры, бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы, химик анализ лаборанты, күтәрткеч машинисты белегечлекләренә өстенлек бирде. Алар 4-5 ай дәвамында белем ала.

Стропальщик, технология җиһазлары слесарьлары, цементлау агрегаты мотористы, НПО буенча слесарь-ремонтчы, ЭВиВМ операторы һәм башка шундый белгечлекләргә укучылар белемне 1 - 3 ай дәвамында ала. Монда без яңа һөнәри әзерлек, разряд-квалификацияләрне күтәрү буенча укытабыз. Икенче юнәлеш - инженер-техник хезмәткәрләргә өстәмә белем бирү.

"Ростехнадзор" күзәтчелегенә кергән белегечлекләр буенча курсларны тәмамлаганлыкка таныклык алучылар - нефть чыгару, ПРС операторлары, мотористлар, ППУда эшләүчеләр, стропальщиклар "Ростехнадзор" инспекторы катнашында өстәмә имтихан тапшыралар һәм хәвефле эшкә рөхсәт бирүче документ алалар. Аерым күзәтчелектә булмаган автослесарь, слесарь-ремонтчы, КИПиА слесаре, штукатур-буяучы, төзүче-ташчы һ.б.ш. белгечлекләр буенча укучылар таныклык алганда өстәмә махсус имтихан тапшырмый.

- Хәзер һөнәр бирү турындагы таныклык "өләшүче" оешмалар күбәеп китте. Акчаң гына булсын. Бу күренешкә Сез ничек карыйсыз?

- Тискәре карыйм. Чөнки алар тикшерүче органнар күзәтчелегендә булган һөнәрләргә рөхсәт язулары саталар, кеше гомере белән шаяралар. Азнакайда да бар андый "фирмалар". Төп офисларының да кайда икәнлеге билгеле. Ялганга корылган мондый "учреждение"ләргә каршы "Татнефть" ААҖ дә эш алып бара. Алар биргән шикле язулар белән эшкә алу катгый тыела. Компаниянең кадрлар бүлеге күрсәтмәсе буенча, хәзер ялган документлар буенча эшкә урнашу фактлары тикшерелә. Андыйлар ачыкланган очракта, эштән берсүзсез азат ителәчәк.

- Тормыш бер урында гына таптанмый, алга бара. Сездәге укыту системасында яңарышлар бармы?

- Укыту элек гадәти лекция формасында алып барылды. Укытучы такта алдында сөйли, схемалар күрсәтә, сораулар бирә иде... Хәзер безгә оешмалардан электрон заявкалар килә. Бүгенге көндә ике компьютер классы бар. Укуны катнаш алып барабыз. Укытучылар интерактив электрон такта, ягъни зур "компьютер" янында сөйли. Аңа язып та, теләгән схеманы, рәсемне, язманы кирәкле төймәгә басып кына табып та була. 3 видеопроекторыбыз бар.

Бер уңайдан педагоглар коллективы турында да әйтеп үтәсем килә. Бүген бездә 11 хезмәткәр эшли. Шуның 7се, шул исәптән мин дә, укытучы. Штаттан тышкылары - 20гә якын. Аларның барысы да зур эш тәҗрибәсе булган элекке белгечләр. Шулар белән елына без 3-4 мең кеше укытып чыгарабыз.

- Киләчәккә юнәлешегез нинди?

- Үзебезнең регионда барлык көндәшләрдән дә өстен булырга тырышабыз, шул юнәлештә җитди эшлибез, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Бүгенге тормыш таләпләренә җавап бирерлек кадрлар хәзерләп чыгарырга омтылабыз. Заманча белем алырга, һөнәр үзләштерергә теләүчеләрне без үзебезгә чакырабыз. Ишекләребез һәрчак ачык!

Форсаттан файдаланып, барлык педагогларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Белем һәм һөнәр бирүдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим!

Нәфис ӘХМӘТ,

автор фотосы

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадрлар хәзерләү үзәгендә азнакайлылар яңа белгечлек ала