Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадерле ветераннарыбыз! Хөрмәтле азнакайлылар һәм шәһәребез кунаклары!

Сезнең барчагызны чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! Илебез халкының Бөек Ватан сугышында Җ иңү я улавына б ыел 7 2 е л. Вакыт үткән саен ул чорлардан ерагая барсак та, Җиңү бәйрәме елаткан да, җырлаткан да бәйрәм булып кала. Чөнки ул җиңел бирелмәде, районыбыздан гына да Бөек...

Сезнең барчагызны чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! Илебез халкының Бөек Ватан сугышында Җ иңү я улавына б ыел 7 2 е л. Вакыт үткән саен ул чорлардан ерагая барсак та, Җиңү бәйрәме елаткан да, җырлаткан да бәйрәм булып кала. Чөнки ул җиңел бирелмәде, районыбыздан гына да Бөек Ватан сугышына 16 мең азнакайлы китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Бүген без аларның батырлыгына мәдхия белдерәбез, рухларын күңелләрдә яңартабыз. Илгә Җиңү яулап кайткан, Азнакайны үстерүдә армый-талмый хезмәт куйган фронтовикларның да инде күбесе юк, бүгенге көндә районыбызда 57 сугыш ветераны яши. Аларга җан җылыбызны бирү, игътибар-кайгырту күрсәтү һәммәбезнең изге бурычы, исән чакта кадерләрен белик! Бөек Җиңүне якынайтып, тылда фидакарь хезмәт куйган райондашларыбыз, ирләре һәлак булып, ялгызларына балалар үстерергә, ал-ял белми эшләргә туры килгән апалар, фашист концлагерьларында җәзаланганнар, ачлыктан, яралардан вафат булганнар - алар барсы да безнең күңелләрдә, исемнәре тарих битләренә мәңгелеккә уелып калган. Бала чакларын сугыш урлаган, бер тапкыр булса да "әти" дип әйтергә тилмергән, үсмер килеш авыр эшләргә җигелеп, илне төзекләндерүгә алынган райондашларыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез. Бөек Ватан сугышы, әфган, чечен, башка локаль конфликтлар ветераннарының тиңдәшсез батырлыклары яшьләргә олы үрнәк. Бүген егетләребез хәрби бурычларын үтәп, илебез чикләрен саклыйлар. Әти-бабайларның лаеклы алмашы булган яшь буын белән чиксез горурланабыз. Илгә Җиңү яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл фидакарьләре, тормышның бар михнәтен татыган сугыш чоры балалары, барча азнакайлылар! Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бары тик шатлык-куанычлар гына кичереп яшәвегезне телим! Күгебез аяз, ил-көннәребез имин, тормышларыбыз бәрәкәтле булсын! Бәйрәм белән!

Марсель ШӘЙДУЛ ЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси советы секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев