Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кабак белән тары боткасы

Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе. Анда чиктән тыш сирәк очрый торган Т витамины, шулай ук А, С, Е һәм В витаминнары бар. Бу яшелчә иммунитетны ныгыта, ашкайнатуны яхшырта. Бронхиттан авырганда файдалы, кабак боткасы температураны төшерә хәтта. Шушы яшелчәдән гади, әмма бик тәмле итеп аш-су әзерләү ысулларына тукталып үтик....

Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе. Анда чиктән тыш сирәк очрый торган Т витамины, шулай ук А, С, Е һәм В витаминнары бар. Бу яшелчә иммунитетны ныгыта, ашкайнатуны яхшырта. Бронхиттан авырганда файдалы, кабак боткасы температураны төшерә хәтта. Шушы яшелчәдән гади, әмма бик тәмле итеп аш-су әзерләү ысулларына тукталып үтик.

Кабак белән тары боткасы.
300-400 г кабак, 1 стакан тары ярмасы, 2 стакан сөт, 2-3 аш кашыгы шикәр комы (камыш шикәре булса, тагын да әйбәтрәк), тоз, дарчин (корица).
Кабакны шакмаклап турыйбыз да, кайнап торган сөткә салабыз. Шикәр комы, әз генә тоз һәм дарчин өстибез. Тары ярмасын бик яхшылап юганнан соң, әче тәмен бетерү өчен, кайнар су белән пешеклибез. Ярмага 2 стакан кайнар су салып, 2 минут пешереп алабыз. Суын түгәбез, ярмага тоз сибәбез. Шуннан ярмага сөт белән кабак шакмакларын кушып, бер кисәк атланмай салабыз да газ миченә пешерергә куябыз.
Яисә тарыны кабаклы сөткә салып, авыр капкач белән ябабыз да плитә өстендә салмак кына утта пешерәбез. Ботка никадәр озаграк пешсә, шуның кадәр тәмлерәк була.
Кабакны газ
мичендә пешерү
Кабакны калынрак өлешләргә турап, орлыкларыннан чистартабыз, әмма кабыгын калдырабыз. Аз гына тоз сибеп, ак май белән майлыйбыз да, йомшарганчы, газ мичендә (180 градус) пешерәбез. Кабакка дарчин сибеп, бал ягып, табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кабак белән тары боткасы