Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Изгелекнең юк кечесе, юк зуры
Замана җилләре күпләрне үз артыннан ияртә шул. Татшуган авылының да асыл ир-егетләре, уңган кызлары, читләргә китеп, сәләтләрен, белемнәрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә, тырышлыгы, бердәмлеге белән аерылып торганнар, чөнки аларның туган йортларына кайтасы, балачак эзләре калган авыл урамнарыннан үтәсе бар. Ә кайтырга сәбәп табылып кына...
Замана җилләре күпләрне үз артыннан ияртә шул. Татшуган авылының да асыл ир-егетләре, уңган кызлары, читләргә китеп, сәләтләрен, белемнәрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә, тырышлыгы, бердәмлеге белән аерылып торганнар, чөнки аларның туган йортларына кайтасы, балачак эзләре калган авыл урамнарыннан үтәсе бар. Ә кайтырга сәбәп табылып кына тора: зиратта өмә оештырыла, кемнедер соңгы юлга озатасы, туй ясыйсы... Шулай ук, сабакташлар очрашуы.
Рәйхан абый Асыловның максаты классташлар белән очрашып, күңел ачу гына түгел иде. Өшегән елгасын саф сулары белән туендырган Урман чишмәсе, Әче чишмә, тау итәгендә җәйләрен бәбкә саклап, кышларын чана шуып үткәргән балачак, мәктәп юлы искә төшә; ташу бозларына басып, егетлекне күрсәткән гайрәтле чаклар сагындыра. Еллар шаукымы табигатькә дә үз эзен сала - ышыгына җыйган балалары белән бергә тал-тирәкләр дә олыгая икән! Ә нигә чишмә буйларын кабат тергезмәскә! Авылыбызның игелекле егете Рафаил Талип улы, Урман чишмәсен матурлап, ял урыны ясап куйган... Рәйхан абый классташлары Мәгъсүм, Зөфәр, Сәрия, Рәсимә белән язын-көзен чишмә буйларына миләш, шомырт, юкә агачлары утыртып чыкты. Язгы агачлар әнә матур гына яңарып та киткәннәр. "Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, кулыңда үсенте булса, шуны утырт", - дип әйтелә пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең хәдисендә. Агач яфраклары лепердәгән саен тәсбих әйтеп тора ди.
Чыннан да, кайтып төпләнәсе мәңгелек йортыбыз туган авылыбызда булуын телибез. Күптәннән традициягә кергән классташлар очрашуы күңел ачу гына булмыйча, файдалы гамәлләр белән төгәлләнсен иде. Җил-яңгыр тидерми үстергән туган җиребезгә игелек кылырга ашыгыйк, классташлар!
Айсылу Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев