Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Изгелек кыл да – суга сал

Составына безнең идарә кергән "Татнефть" ААҖ, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә алган юнәлеше буенча, башка төрдәш компанияләреннән нык аерылып тора. Аның шулай икәнен көндәлек тормышыбызда, шәһәребезнең йөзе үзгәрүеннән дә күреп торабыз. Күпкатлы йорт, бина түбәләре, аларның диварлары заманча материаллардан түшәлә, юллар төзекләнә. Әгәр дә бихисап зур суммаларда башкарыла торган ремонт...

Составына безнең идарә кергән "Татнефть" ААҖ, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә алган юнәлеше буенча, башка төрдәш компанияләреннән нык аерылып тора. Аның шулай икәнен көндәлек тормышыбызда, шәһәребезнең йөзе үзгәрүеннән дә күреп торабыз. Күпкатлы йорт, бина түбәләре, аларның диварлары заманча материаллардан түшәлә, юллар төзекләнә. Әгәр дә бихисап зур суммаларда башкарыла торган ремонт эшләрендә нефтьчеләр ярдәме булмаса, бу кадәр төзеклеккә, матурлыкка ирешеп булыр иде микән?!

Әле күптән түгел генә нефтьчеләр ярдәме белән ремонт ясалган 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында булырга туры килде. Монда эшләүчеләр генә түгел, балаларын йөртүче ата-аналар да ялт итеп торган бинага сөенеп туя алмый. Шәһәр бюджеты исәбенә генә бу кадәр эшне ерып чыгып булмас иде. Районның спорт, мәдәният, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәләре дә нефтьчеләрнең даими игътибарын тоеп яши. Актүбәдәге сәламәтләндерү спорт үзәген генә алыйк. Исеме нефтьчеләрнеке дип аталса да, ун мең чамасы кеше яшәгән бистәнең йөзәрләгән яшь спортчысы, әти-әнисенең кайда эшләвенә карамастан, биредә тәрбияләнә. Ат спорты мәктәбендә дә шул ук күренеш. Узган җәй идарәнең ике сәламәтләндерү лагеренда меңнән артык бала (аларның яртысыннан күбесе чит оешмалардан иде) ял итте.

Нефтьчеләр район спортын үстерүгә дә лаеклы өлеш кертәләр. Безнекеләр республика, ил күләмендәге спартакиадаларда, ярышларда катнаша. Аеруча укчы-мәргәннәр яхшы уңышларга иреште. Тәтештә, Краснодарда, Русиянең башка шәһәрләрендә уздырылган төз атуга көч сынашуда Светлана Крашенинникова, Розалина Нуруллина, Диана Хәбибуллина, Карина Җиһаншина (тренерлары Россия спорт мастеры Олег Лизунов) аеруча югары күрсәткечләргә иреште. Светлана бүген Казандагы махсус мәктәптә укый, спорт мастеры дәрәҗәсен алуга иреште. Калган кызлар да разрядлы спортчы булып җитеште.

Актүбә ат спорты мәктәбендә дә мактанырлык уңышлар бар. Тренер Галина Уразбаева үзе дә биредә тәрбияләнгән белгеч. Хәзер балаларны һәм яшьләрне бу шөгыльгә өйрәтә. Спортның әлеге төрен үз иткән уңганнарыбыз Роксана Ильясова, Камилла Ирматова, Радик Шәрипов Идел буе Федераль округы беренчелегенә Казанда, Ижевск, Уфа шәһәрләрендә узган ярышларда уңышлы чыгышлар ясадылар һәм диплом, медальләр алып кайттылар.

Нефтьчеләр төзекләндергән һәм бүген халыкка шатлык өстәп, әллә кайдан үзенә тартып торучы чишмәләрне генә күрегез! Заманында әлеге су чыганакларына игътибар итүче дә булмады: кибә, юкка чыга башладылар. Аларга җан өрү эшен башлап йөрүчеләр дә нефтьчеләр иде. Ә бүген инде челтерәп аккан чишмәләрне күрү үзе бер манзара. Сулары да елдан-ел чистара бара.

Район халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган барлык изге гамәлләре өчен азнакайлылар нефтьчеләргә бик тә рәхмәтле.

... Изгелек кыл да, суга сал - кеше күрмәсә, балык күрер, дигән мәкаль бар. Нигәдер нефтьчеләрне мин район халкының байлыгы, муллыгы өчен тырышып йөрүче, әлеге әйтемгә тугры яшәүче аерым бер илаһи кавемгә охшатам.

Нәфис ӘХМӘТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев