Изге рамазан авылны җанландырды
Авылыбыздагы урта мәктәп укытучылары, ирле-хатынлы Дамир һәм Мөнҗия Нурмөхәммәтовлар 40лап кешене элеккеге имам Илгизәр мулла исемен йөрткән мәчетебезгә ифтар мәҗлесенә дәштеләр. Алар табын әзерләү мәшәкатьләренең күпчелек өлешен үз өсләренә алдылар, авыл җитәкчеләренең берсе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бакиров та матди ярдәм күрсәтте. Аш-су әзерләү эшенә авылыбыз абыстае Галия...
Авылыбыздагы урта мәктәп укытучылары, ирле-хатынлы Дамир һәм Мөнҗия Нурмөхәммәтовлар 40лап кешене элеккеге имам Илгизәр мулла исемен йөрткән мәчетебезгә ифтар мәҗлесенә дәштеләр. Алар табын әзерләү мәшәкатьләренең күпчелек өлешен үз өсләренә алдылар, авыл җитәкчеләренең берсе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бакиров та матди ярдәм күрсәтте. Аш-су әзерләү эшенә авылыбыз абыстае Галия Вилданова, Илмира Батыргәрәева, Фәнзия Мостафина һәм Лилия Габидуллиналар зур өлеш керттеләр. Авылдашлар һәркайсы төрледән-төрле сый-нигъмәтләр әзерләп, күчтәнәчләр белән килделәр.
Ифтар мәҗлесен алып барырга кадерле кунак - хаҗ кылып кайткан районыбызның Әсәй авылы имамы Рәфис Мөхәммәтов чакырылган иде. Оештыру эшләре белән авылыбыз имамы Җәүдәт Шәрипов һәм дин әһеле Нәфис Гариповлар үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Урсай авылы җирлеге депутаты, Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев