Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Июньдә Азнакайда 27 мәктәп яны лагере эшләде

Июнь аенда районыбызда 1000 балага исәпләгән көндезге мәктәп яны һәм 200 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 27 лагерь) эшләде. Каникуллар файдалы һәм күңелле узсын өчен педагоглар бар көчләрен куйды. 4 нче лицей редакциябез каршында гына. Һәр иртә эшкә килгәндә биредә балаларның шат авазлары ишетелә. - Лагерыбызга...

Июнь аенда районыбызда 1000 балага исәпләгән көндезге мәктәп яны һәм 200 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 27 лагерь) эшләде.

Каникуллар файдалы һәм күңелле узсын өчен педагоглар бар көчләрен куйды.

4 нче лицей редакциябез каршында гына. Һәр иртә эшкә килгәндә биредә балаларның шат авазлары ишетелә.

- Лагерыбызга 100 бала йөри. Алар белән сигез тәҗрибәле педагог эшли, - ди лагерь начальнигы Наилә Бикмөхәммәтова.

Көн физзарядкадан башлана. Аннан төрле уеннар, экскурсияләр китә. Тырышлыклары бушка узмаган - Балалар иҗаты үзәге оештырган "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын" дигән конкурста беренче урынны яулаганнар әнә.

Мин лагерьга кергән көнне Лимуза Асылова, Рәзинә Алимова, Гөлназ Сәлахова һәм Ирина Кожаева балалар белән кайнаша иде. Вожатыйлары Лиана Сәгыйтова һәм Илүзә Мөгыйновадан да көч-егәр, идеялар ташып тора, алар белән ямансулап утырырга вакыт калмый.

- Безгә монда бик күңелле, кызганыч, смена тәмамлана, - ди 2 нче сыйныфтан Риана Әминова.

Июль һәм август айларында һәр белем бирү учреждениесендә ял мәйданчыклары оештырыла. Димәк, күңелле каникуллар дәвам итә!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Июньдә Азнакайда 27 мәктәп яны лагере эшләде