Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ивье халкы татар Сабантуен үз итте

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә делегация Беларусь Республикасының тугандаш Ивье шәһәрендә булып кайтты. Азнакайлылар анда республиканың бәйсезлеге, фашист илбасарларыннан азат иткән көн һәм Ивье шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында мөселман, католик, христиан һәм иудизм динннәре дуслыгы һәйкәле янында башланды. Ивье районы җитәкчесе -...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә делегация Беларусь Республикасының тугандаш Ивье шәһәрендә булып кайтты.

Азнакайлылар анда республиканың бәйсезлеге, фашист илбасарларыннан азат иткән көн һәм Ивье шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

Бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында мөселман, католик, христиан һәм иудизм динннәре дуслыгы һәйкәле янында башланды. Ивье районы җитәкчесе - башкарма комитет старшинасы Александр Булак һәм дүрт конфессия вәкилләре халыкны котлап чыгыш ясады. Аннан соң колонна төп бәйрәм мәйданына - күл буена атлады. Биредә мәдәни, спорт чаралары үтте. Айдар Шәмсетдинов шәһәр хаклкын бәйрәм белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аерым бер мәйданда Сабантуй гөрләде. Ул төрле буындагы меңләгән кешене җыйды. Милли көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баганага менү кебек уеннарыбыз ивьелыларның күңеленә хуш килде.

Айлар буе көттергән җылы яңгыр исә бәйрәмгә югары нокта куеп, күңелләргә тагын да шатлык бөркеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивье халкы татар Сабантуен үз итте