Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Итрәгә Азнакайда электр сиреналары яңгырыячак

4 октябрь - Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне/ Күңелләргә шөбһә салып, сиреналар бирелсә, бер дә куркып һәм каушап калмаска кирәк, чөнки бу көнне гражданнар оборонасы төзелүнең 81 еллыгына багышлап Бөтенроссия өйрәнүләре уздырыла. Укулар барышында гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар килеп чыккан очракта, гражданлык оборонасының халыкны саклауга хәзерлеге тикшерелә. 4...

4 октябрь - Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне/

Күңелләргә шөбһә салып, сиреналар бирелсә, бер дә куркып һәм каушап калмаска кирәк, чөнки бу көнне гражданнар оборонасы төзелүнең 81 еллыгына багышлап Бөтенроссия өйрәнүләре уздырыла. Укулар барышында гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар килеп чыккан очракта, гражданлык оборонасының халыкны саклауга хәзерлеге тикшерелә.

4 октябрьдә, иртәнге сәгать 9 да, ТРда, шул исәптән районда, гражданнар оборонасының халыкка хәбәр бирү системасын тикшерү була. Бу максатта, өйрәнүләр башлану турында сигнал бирелеп, урам электр сиреналары, тавыш көчәйткечләр, телевидение, радио, телефон элемтәсе кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Итрәгә Азнакайда электр сиреналары яңгырыячак