Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитмеш өчтә дә егетләр кебек!

Мәннәф Хөҗҗәтов 1939 елның февралендә Югары Стәрле авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әле ул чакта беркем дә аның 10 яшеннән спорт белән шөгыльләнәсен, 20 елдан соң сәләте белән армиядә командирларын шаккаттырасын, аннан соң спортның берничә төре буенча Казанны гына түгел, Россияне, дөньяны да яулыйсын күз алдына да китерми....

Мәннәф Хөҗҗәтов 1939 елның февралендә Югары Стәрле авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әле ул чакта беркем дә аның 10 яшеннән спорт белән шөгыльләнәсен, 20 елдан соң сәләте белән армиядә командирларын шаккаттырасын, аннан соң спортның берничә төре буенча Казанны гына түгел, Россияне, дөньяны да яулыйсын күз алдына да китерми.

Бүген физик культура һәм спорт отличнигы, спорт ветераны Мәннәф Хөҗҗәтовка 73 яшь. Үткәннәрне искә алып ул:

- Армиядә өч ел ярым хезмәт иттем. Югары нәтиҗәләргә ирешүемне күреп, миңа спорт белән шөгыльләнү өчен спорт киемендә территориядән читкә дә чыгарга рөхсәт итә иделәр, -ди.

Ташламаларны армиядә генә ясамыйлар Мәннәфкә. Свердловский машина төзелеше институтына аны документларсыз кабул итәләр, әмма ул анда укымый, туган ягы тартып кайтара.

Казанда тренировкалар вакытында егет авиация заводы спортчылары белән таныша һәм алар ярдәмендә слесарь-көйләүче булып эшкә урнаша.

Бераздан соң авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Спорттагы казанышларын күреп, аны башка югары уку йортларына чакыралар, әмма Мәннәф:

- Инженер буласым килә! - ди.

Ул хыялын тормышка ашырып, Биектау районында, аннан үзебезнең "Кызыл Байрак" колхозында (Сәпәй авылы) инженер булып эшли.

М.Хөҗҗәтов һәрчак куйган максатына ирешә.

- Рәссам булырга тели идем, рәсем ясарга өйрәндем. Сәхнә тарткач, җырлап та йөрдем. Әмма спортны беркайчан да ташламыйм, - ди ул. - Шулай да бер хыялым тормышка ашмый калды - Олимпиадада катнаша алмадым, хәзер инде яшем узды.

Олимпиададан тыш та бүләкләре җитәрлек.

- Спортның дүрт төре буенча 39 тапкыр республика чемпионы, полиатлон буенча Россиянең 8, дөньяның 2 кубогына ия булдым, - ди ул горурланып. -Кызганычка каршы, быел Эстониядә узган дөнья чемпионатына эләгә алмадым - виза теркәп булмады.

Болардан тыш, спортчы - 16 тапкыр Сабантуй батыры да!

- Яшь барган саен көч кими дигән кешеләргә шаккатам, - ди Мәннәф Хөҗҗәтов. - 45 яшемдә 50, 65 яшемдә-60 тапкыр турникта күтәрелә идем.

"Ә 70 яшьтә -70?" - дип үзеннән-үзе сорыйсы килеп китте.

- Әгәр дә шөгыльләнсәң, 70 тапкыр да күтәрелеп була, әмма этәргеч юк, шуңа күрә үземне көчләмим, - диде ул.

Тормыш юлдашы Нурия белән ике ул үстерәләр. Эльбрус һәм Руслан да әтиләре кебек спортка гашыйк.

Мәннәф ага бүгенге көндә яшьләрне спортка тарту идеясе белән яна.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев