Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитәкчеләребез спортта үрнәк күрсәтә

Спорт, сәламәт яшәү рәвеше көч-куәт, тазалык кына биреп калмый, ул аек фикерләү, осталык һәм иҗади сәләтне үстерүгә дә этәргеч бирә. Юкка гына халык телендә: "Сәламәт тәндә - сәламәт рух", - димиләр. Кыскасы, спорт һәм аның файдасы турында бик озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Сөйләү, аңлату бер нәрсә. Ә менә аны...

Спорт, сәламәт яшәү рәвеше көч-куәт, тазалык кына биреп калмый, ул аек фикерләү, осталык һәм иҗади сәләтне үстерүгә дә этәргеч бирә. Юкка гына халык телендә: "Сәламәт тәндә - сәламәт рух", - димиләр.
Кыскасы, спорт һәм аның файдасы турында бик озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Сөйләү, аңлату бер нәрсә. Ә менә аны үз мисалыңда күрсәтү бөтенләй башка. Кырык эшне кырыкка ярылырдай булып башкаручы җитәкчеләр районда спортны җәелдерү өчен шартлар тудырып кына калмыйлар, үзләре дә спорт белән шөгыльләнергә вакыт табалар. Хоккей, футбол, волейбол уеннары, чаңгы, җиңел атлетика, шахмат, өстәл теннисы... ярышлары булсынмы, һәммәсендә безнең җитәкчеләребез актив катнашып, халыкка, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып торалар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе һәрчак үзәктә. "Менә дүрт ел инде Азнакай, аның төп җитәкчесе - лидерыбыз һәм аның командасы, барлык район халкы белән спортны үз итеп яши. Монда үзебезнең җитәкчеләребез һәм башлыгыбызның үрнәк күрсәтүе зур роль уйный. Чөнки алар спорт хәрәкәтенең башында торалар. Чыннан да җитәкчеләребезне төрле спорт бәйгеләренең эчендә кайнаучылар икәнлекләрен күреп торабыз, бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый", - диде дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
Әле менә 29-31 октябрьдә районыбызның бер төркем муниципаль хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә узган волейбол ярышларында катнаштылар. Алар Яр Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск командаларының "борынына чиертеп", 15 команда арасында алтынчы урынны яулап кайттылар. Спартакиада дәвам итә. Җитәкчеләребезне алда тагы да зур ярышлар көтә. Уңышлар телик аларга.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җитәкчеләребез спортта үрнәк күрсәтә