Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗтимагый оешмаларда, эшкә дә, ялга да вакыт табыла

Җәй - кызу эш чоры булса да, кичен ял итәр өчен вакыт табыла. Районыбызда нәкъ менә җәй айларында ишек алды бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әверелде. Актүбә бистәсендә бу чарага 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе идарәче компания һәм "Актүбә" предприятиесе белән берлектә старт бирде. Бәйрәм мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе...

Җәй - кызу эш чоры булса да, кичен ял итәр өчен вакыт табыла. Районыбызда нәкъ менә җәй айларында ишек алды бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әверелде. Актүбә бистәсендә бу чарага 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе идарәче компания һәм "Актүбә" предприятиесе белән берлектә старт бирде. Бәйрәм мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп, уеннарга да, бүләкләргә дә бай булды.

Мондый очрашуларда бистә җитәкчелеге, депутатлар, төрле тармак белгечләре катнаша һәм халык алар алдында үзен борчыган сорауларны күтәрә, турыдан-туры аларга җавап ала.

Бистәбезнең үсеше - узебезнең кулда. Бары бергә үзебезнең активлыгыбыз, яхшы эш-гамәлләребез белән генә аны тагын да матурлый алабыз.

Бирлиант Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗтимагый оешмаларда, эшкә дә, ялга да вакыт табыла