Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске ишек алдында – яңа йорт

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева һәм капиталь төзелеш идарәсенең техник күзәтчелек буенча инженеры Ленар Камилов ташчылар белән әңгәмә вакытында. Актүбәдәге беренче күпфатирлы ике катлы йортлар авылга шәһәр тибындагы бистә статусы бирелгән чорда - 1955 - 1956нчы елларда ук төзелгән иде. Биредә бүген куллануга тапшырылуларына ярты гасырдан артык гомер узган, моңа...

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева һәм капиталь төзелеш идарәсенең техник күзәтчелек буенча инженеры Ленар Камилов ташчылар белән әңгәмә вакытында.

Актүбәдәге беренче күпфатирлы ике катлы йортлар авылга шәһәр тибындагы бистә статусы бирелгән чорда - 1955 - 1956нчы елларда ук төзелгән иде.

Биредә бүген куллануга тапшырылуларына ярты гасырдан артык гомер узган, моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән 42 йорт бар. Муниципаль район һәм бистә җитәкчелеге тырышлыгы белән алар барысы да быел башланган "Тузган торак" республика программасына беренчеләрдән булып керә алдылар. Уңай нәтиҗәләр үзен озак көттермәде: иске йортларда яшәүчеләр өчен Лесная урамында беренче ике һәм өч бүлмәле 30 фатирлы өч катлы йортны төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан финанс ярдәме күрсәтелә башлаган. "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе ҖЧҖнең Рәйхан Газизуллин җитәкчелегендәге Актүбә төзү-монтаж идарәсе участогы шунда ук эшкә дә алынган. Булачак йорт урынын иске сарайлардан, агач-куаклардан, еллар дәвамында җыелган иске-москы, чүп-чарлардан чистартканнар. Төзелеш мәйданы, техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп, профнастил белән әйләндереп алынган. Төп эшкә әле август башларында гына тотынуларына да карамастан, йортның икенче катын өеп тә бетергәннәр. Шушы көннәрдә соңгы кат диварын күтәрүгә керешкәннәр.

Биредә утызга якын кеше - ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы, ярдәмче эшче хезмәт куя. Прораб Равил Мөхәммәтшин бригадир Рафаэль Мостафин, ташчылар Нәфис Баһманов, Илсөяр Зәкиев, Рәин Садриев, Марат Гыйльфанов эшеннђн канђгать. Маузер Закиров, Хәлил Галиев, Альфред Шәмсетдинов, Илдар Гәрәевлђр дђ смена саен югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешәләр. Эш бер караңгыдан икенчесенә кадәр туктап тормый.

Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева белән дә без биредә очраштык. Яңа йорт төзелешендә ят кеше түгел бистә башлыгы. Әледән-әле килеп, эш барышы белән таныша, эшчеләр белән очраша. Без булган көнне дә ул капиталь төзелеш идарәсе муниципаль учреждениесенең техник күзәтү буенча инженеры Ленар Камилов, прораб Равил Мөхәммәтшин белән өченче кат дивары төзелешенең сыйфаты белән танышып йөри, ташчылар белән эш барышы турында фикерләшә иде.

Район башлыгы Рәфис Галиевнең югары даирәләрдә уздырган эшлекле сөйләшүләре нәтиҗәсендә Ленин урамында тагын бер шушындый ук проекттагы йорт төзеләчәк. Аңа әле фундамент салынып бетмәгән, ә бистә башкарма комитеты өченче йортка тиешле документлар пакетын әзерләп куйган инде.

Шунысы кызыклы - төзелеп килүче яңа бина киләчәктә сүтеләсе иске йортларның уртак ишек алдына терәлеп диярлек урнашкан. Аларда яшәүчеләр үзләренең булачак тораклары үсешен һәр көн түземсезлек белән күзәтеп торалар, шуңа да төзелеш барышында килеп чыга торган төрле вакытлыча кыенлыкларны да аңлап, сабыр гына кабул итәләр икән.

...Ә яңа йортка килгәндә, аның кыеклап ясалган түбәсе профнастил белән ябылачак, фасад диварлары җылылык саклаучы "Изол-ФВ" материалына төреләчәк һәм "ФАССТ" белән тышланачак. Подъезд һәм фатирларга пластик (ПВХ) тәрәзәләр, керү урыннарына тимер ишекләр куелачак. Төзүчеләр беренче йортны 30 ноябрьгә тапшырырга вәгъдә итә.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев