Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишек алды гөлбакча булса күңелле

Урамнан бала җитәкләгән әти белән әни бара. Сабый кулындагы тәм-томын ашап бетерде дә, кабын аларга сузды. Әти кеше һич уйланып тормастан, аны чәчәкләр үсеп утырган газонга болгап атты. Бала: "Шулай ярый икән", - дип үрнәк алды. Мондый күренешне еш очратырга була. Машина тәрәзәсеннән, балконнан очкан чүпләрне дә өстәсәң, чүп өстенә...

Урамнан бала җитәкләгән әти белән әни бара. Сабый кулындагы тәм-томын ашап бетерде дә, кабын аларга сузды. Әти кеше һич уйланып тормастан, аны чәчәкләр үсеп утырган газонга болгап атты. Бала: "Шулай ярый икән", - дип үрнәк алды.
Мондый күренешне еш очратырга була. Машина тәрәзәсеннән, балконнан очкан чүпләрне дә өстәсәң, чүп өстенә чүмәлә килеп чыга да инде.
- Иртәнге дүрттән эшчеләребез шәһәребез урамнарын чистарта башлый. Чүп ташлар өчен урналар җитәрлек. Бигрәк тә күпләп ял итә торган урыннарда алар ташып чыга, кәгазь, шешә белән җир тула. Кайберәүләр хәтта өйдәге чүпләрен дә шул урналарга гына ташлап китә, - ди яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесенең бүлек начальнигы Мөдирә Кәримова.
Аеруча Нефтьчеләр урамында яшәүчеләр чүптән шулай ансат арыну юлын тапкан. Болгар урамындагы 1, 2 нче, Ямашев урамындагы 9 нчы йорт балкон асларын тәмәке төпчекләре күмгән. Хәер, кайсы гына күпфатирлы торак йортны алсаң да, бу гадәти күренешкә әверелгән бездә.
Шәһәребез һәм авыл җирлекләренең чисталыгын һәм төзеклеген кайгыртучы административ комиссия агымдагы елның алты аенда гына да тәртип бозучыларга карата 228 штраф салган.
- Шәхси йортта яшәүчеләрнең капка төпләрендә төзелеш материалларын, тирес, салам өемнәрен еш очратабыз. Шулай ук үз иркендә йөргән мал-туарга да юлыгабыз. Алар газоннарны, иген басуларын таптый. Штрафларга юлыкмас өчен авыл җирлекләре башлыкларына халык арасында аңлату эшчәнлеге алып барырга кирәк, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, административ комиссия рәисе Расыйх Шәкүров.
Ә бит гөлчәчәккә күмелеп утырган урам буйлап атлавы ничек күңелле! Хәтта башка яктан килүчеләр дә Азнакайның матурлыгына, төзеклегенә, чисталыгына соклануларын белдерәләр. Бу чисталык һәм матурлыкны саклау берьяклы гына булмасын, анда һәр азнакайлы үз өлешен кертсен иде.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишек алды гљлбакча булса књћелле