Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишек алды гөлгә күмелгән

Аның чәчәкләренә сокланып узмаган кеше юк. Ленин урамындагы 20 нче йортның ишек алдын тутырып, аллы-гөлле гөлләр үстерә Флера апа. Алар турында ул сәгатьләр буе һич ялыкмый сөйли ала. - Менә бусы миндаль, бусы каштан агачы. Форзиция, җиде төп жасмин куагы бар. Үзебезнең якның балан, миләш, ак сиренен, алмагачларын да утырттым,...

Аның чәчәкләренә сокланып узмаган кеше юк. Ленин урамындагы 20 нче йортның ишек алдын тутырып, аллы-гөлле гөлләр үстерә Флера апа. Алар турында ул сәгатьләр буе һич ялыкмый сөйли ала.
- Менә бусы миндаль, бусы каштан агачы. Форзиция, җиде төп жасмин куагы бар. Үзебезнең якның балан, миләш, ак сиренен, алмагачларын да утырттым, - ди ул һәрберсенең ябалдашыннан сыйпап. Сусыл алмасының бал тәме әле дә тел очында эленеп тора.
Ирисләр, флокслар, гладиолуслар инде йокыга талган, ә петуния белән бархатцылар көзне бизәп, ут янып утыралар. 84 яшьлек ветеран өчен һәр иелеп-бөгелү бик авырлык белән бирелсә дә, менә унике ел инде ул һич авырсынмыйча шушы шөгыль белән күңелен юата.
Флера апа Гыйләҗева Сәпәй авылында ишле гаиләдә туган. 1943 елда әтисе фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Аның артыннан ук диярлек, 1945 елда әнисе дөнья куя. Алты бала терәмәле йортта япа-ятим утырып кала. Өчесен балалар йортына алалар, ә Флера абыйсы һәм апасы белән үсә. Өйләре ишелгәч, алар күршедәге буш йортка күченеп торалар. Җиденче сыйныфны тәмамламас борын кыз Ярославль якларына торф чыгарырга китә. Шунда насыйп ярын очрата. Кызлары тугач, гаилә Азнакайга күченеп кайта. Башта баракта яшиләр, ә 1960 елда аларга Ленин урамындагы 20 нче йорттан 3 бүлмәле фатир бирәләр. Флера Гыйләҗева шушы йортта урнашкан парикмахерскийда эшли, бик күп Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек була.
- Флера апа агач-куакларны, чәчәк орлыкларын үз пенсия акчасына сатып ала. Аларны сабый баладай тәрбияли. Шундый тырыш кешеләр күбрәк булсын иде, - ди аның турында 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Касыймова.
Шулкадәр көч куйгач, һәрберсе җанына кадерле. Җәйләрен төнге унбер-уникегә кадәр чәчәкләрен саклап утыра.
- Яшьләр мәрхәмәтлерәк булсын иде, юкса, таптап, өзеп китәргә генә торалар. Үзем өчен түгел, һәркем өчен матурлык тудырырга тырышам бит, - ди гөлләр кебек саф күңелле, көләч йөзле Флера апа.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишек алды гөлгә күмелгән