Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исхаков Әнәс Гатуф улын юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле Әнәс Гатуф улы! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең...

Кадерле Әнәс Гатуф улы!

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең Акълимә белән, тыныч картлыкта гомер ит!

Яшәү рәвешең бик матур,

Нәсел горурлыгың саклыйсың.

Мәрхүмнәрнең рухын олылап

Көн дә йортта дога укыйсың.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сау-сәламәт булып, сиксәнне дә

Үткәрергә язсын бергәләп.

Иң изге теләкләр белән Бәгелмәдән Рәхимҗан, Фәхимә Каюмовлар, Булат, Флера, Ришат Ибраевлар, Ютазы районыннан Шамил, Раушания, Рафаэль, Радик Инсаповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исхаков Әнәс Гатуф улын юбилее белән котлыйбыз!