Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек шоферлар гаебе белән аварияләр арта

Бу атнада район авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә авылларны төзекләндерү, юлларда иминлек, янгын куркынычсызлыгы, бюджет сәясәте һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралды. Авыл җирлекләре башлыкларының иҗтимагый советы рәисе, Урсай авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Урсайда яшьләр өчен тематик кичәләр һәм дискотекалар үткәрелә, халык арасында...

Бу атнада район авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә авылларны төзекләндерү, юлларда иминлек, янгын куркынычсызлыгы, бюджет сәясәте һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Авыл җирлекләре башлыкларының иҗтимагый советы рәисе, Урсай авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Урсайда яшьләр өчен тематик кичәләр һәм дискотекалар үткәрелә, халык арасында тәмәке тарту һәм эчүчелеккә каршы агитация алып барыла. Авылның төп проблемасы - урамнарның начар яктыртылуы. Мәсьәләне хәл итү өчен бер чакрым электр линиясе сузып, 12 яктырткыч урнаштырырга кирәк. Бу - бюджетка 78 мең сумга төшә.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рафаил Шәрәфиев авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозуларга тукталды. Авылда яшәүче исерек шоферлар гаебе белән туган аварияләрнең саны арту күзәтелә. Аварияләрдә шулай ук мотоциклчыларның да өлеше зур. Р.Шәрәфиев ЮХИДИдә бары 4 мотоцикл гына исәптә торуын, ә йөзләгәне теркәлмәвен, зыян күрүчеләр арасында яшьләр, яшүсмерләр күплеген билгеләп үтте. Ул закон сакчыларын техник карау үткәргәндә автотранспорт чараларын исәпкә алуга җитдирәк карарга, мәктәпләр янына хәрәкәтне чикләүче билгеләрне күренерлек итеп куярга, кичке вакытта спиртлы эчемлекләр сатуны тыючы законны контрольдә тотарга чакырды.

Федераль миграция хезмәтенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Мәрданшина райондагы миграцион хәл белән таныштырды. Агымдагы елның 9 аенда районда гражданлыгы һәм пропискасы булмаган 702 чит ил гражданы теркәлгән. Шулай ук 307 объект тикшерелеп, патентка яки эшкә рөхсәте булмаган гражданнарны законсыз яллау очраклары ачыкланган. Э.Мәрданшина авыл җирлекләре сәркәтипләренә теге яки бу сәбәп белән теркәлә алмаган авыл кешеләренә әлеге эштә ярдәм итүләрен, барлык реквизитларының дөреслеген тикшерүләрен һәм теркәлү кагыйдәләрен аңлатуларын сорады.

Универсиада-2013 объектларын тикшерү, террорчыларның үтеп керү юлларын ачыклау максатларында 7-20 ноябрьдә "Казан - терроризмга каршы 2011" оператив-тактик өйрәнүләр уздырыла. Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов үз чыгышында авылларда чит кешене күреп алу җиңелрәк икәнлеген әйтте һәм халыкны уяу булырга чакырды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлнара Садыйкова авыл җирлекләре бюджеты үтәлеше мәсьәләләренә тукталды. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе урынбасары Наил Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына соралмый калган җирләр исемлеген ачыкларга кушты. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм ирекле янгын сагын төзү хакында янгын сагы гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Булат Шәйхетдинов чыгыш ясады. Алар кайбер авылларда янгын куркынычсызлыгы буенча кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләмәүләре, эвакуацияләү планнары эленеп куелмавын хәбәр иттеләр һәм бу авылларда планнан тыш тикшерү үткәрергә кирәклеген әйттеләр. Мәдәният идарәсе начальнигы Салават Миннеханов авыл мәдәният йортларының эше, аның сыйфаты мәсьәләләрен яктыртты.

Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча бүлек начальнигы Диләвер Рәхмәтуллин авылларда "Урман утырту көне" акциясенә йомгак ясады һәм кайбер урыннарда бу эшкә хәтта тотынмаулары хакында белдерде.

Әнә шулай өмәләр үткәреп, авылларыбызны чиста һәм тәртипле тотыйк

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев