Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә иртән Азнакайда кар явачак

23 апрельдән башлап республикабыз төньяк циклон йогынтысы астында булачак. Азнакайда да һава торышының кискен үзгәрүе, температураның кинәт түбәнәюе көтелә. Бүген Азнакай циклонның җылы секторында булачак. Көндез температура 16 - 21 градуска кадәр җылынды. Кичен бераз янгыр сибәләргә, урыны белән күк күкрәве дә ишетелерегә мөмкин. 24 - 25 апрельдә районыбыз территориясенә...

23 апрельдән башлап республикабыз төньяк циклон йогынтысы астында булачак. Азнакайда да һава торышының кискен үзгәрүе, температураның кинәт түбәнәюе көтелә.

Бүген Азнакай циклонның җылы секторында булачак. Көндез температура 16 - 21 градуска кадәр җылынды. Кичен бераз янгыр сибәләргә, урыны белән күк күкрәве дә ишетелерегә мөмкин.

24 - 25 апрельдә районыбыз территориясенә салкын һава үтеп керәчәк. Урыны белән яңгыр, хәтта кар да явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы бураннар көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан, 18 м/с тизлек белән исәчәк. 24 - 25 апрельдә иң түбән температура - 1 градус суык, иң югарысы - 4 градус җылы.

25 и 26 апрельдә һава торышы үзгәрмиячәк.

27 апрельдә явым-төшем туктала, һава әкренләп җылына башлый, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометцентры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртәгә иртән Азнакайда кар явачак