Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә Чатыр тау итәгендәге “Изгеләр” чишмәсе янында бик матур чара узачак

Азнакай районы Сәпәй авылы агайлары "Изгеләр" чишмәсе суы белән самовар куя Иртәгә Чатыр тау итәгендәге "Изгеләр" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узачак. "Борынгы заманнардан ук Чатыр тау итәгендә урнашкан шифалы "Изгеләр" чишмәсенә бөтен-тирә як районнардан җыелганнар, суының шифасын һәм сихәтен күргәннәр. Менә...

Азнакай районы Сәпәй авылы агайлары "Изгеләр" чишмәсе суы белән самовар куя

Иртәгә Чатыр тау итәгендәге "Изгеләр" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узачак. "Борынгы заманнардан ук Чатыр тау итәгендә урнашкан шифалы "Изгеләр" чишмәсенә бөтен-тирә як районнардан җыелганнар, суының шифасын һәм сихәтен күргәннәр. Менә без дә әлеге традицияләрне яңартырга уйладык. Авыл агалары белән берлектә дога кылып, намазлар укып, изге чишмә суыннан самоварларда чәй кайнатып, серләшеп-фикерләшеп, матур гына утырып алырга ниятләдек", - ди шушы авыл агае, фән эшлеклесе, доцент-укытучы Мирфаяз Солтанов. Милли йолаларыбызны кайтару, иманыбызга кайтуның матур бер үрнәге бу. Үзебез игелектә булганда, чишмә суларының да шифасы, сихәте булыр!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртәгә Чатыр тау итәгендәге “Изгеләр” чишмәсе янында бик матур чара узачак