Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә азнакай районы “Марс” хуҗалыгында сабанчы-механизаторлар бәйгесе узачак

Бәйгедә механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашачаклар. Кыскасы, үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтәчәкләр. - Бәйгедә барысы да "энә күзеннән" үткәрелә. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк, - ди судья, авыл хуҗалыгы идарәсенең менеджер һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе...

Бәйгедә механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашачаклар. Кыскасы, үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтәчәкләр.

- Бәйгедә барысы да "энә күзеннән" үткәрелә. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк, - ди судья, авыл хуҗалыгы идарәсенең менеджер һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Наил Ситдыйков.

Сабанчылар ярышы елның-елында күңелле спорт уеннары, җыр-моң белән кече Сабантуй бәйрәменә әверелә. Алар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашачак. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашачак.

Бу көнне азнакайлылар традиция буенча печәнгә төшә. Тракторлар гөрелтесенә чалгы чыңы да кушылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир дә сукаларлар, печән дә чабарлар