Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртә чәчкән, иртә ура

"Чалпы" (элеккеге "Коммунизмга") хуҗалыгы элек-электән данлы, алдынгы хуҗалыкларның берсе булган. Бу җирлектә бер Социалистик Хезмәт Герое, җиде орден иясе генә бар. Чалпылылар хуҗалыкны Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов исеме белән атау инициативасы белән чыкканнар иде. Бүген хуҗалык лаеклы рәвештә аның исемен йөртә. Соңгы елларда хуҗалык ныклы адымнар белән алга атлый,...

"Чалпы" (элеккеге "Коммунизмга") хуҗалыгы элек-электән данлы, алдынгы хуҗалыкларның берсе булган. Бу җирлектә бер Социалистик Хезмәт Герое, җиде орден иясе генә бар. Чалпылылар хуҗалыкны Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов исеме белән атау инициативасы белән чыкканнар иде. Бүген хуҗалык лаеклы рәвештә аның исемен йөртә. Соңгы елларда хуҗалык ныклы адымнар белән алга атлый, элеккеге данны кайтара. Менә быел язгы чәчү эшләренә дә беренчеләрдән булып керештеләр алар. Чалпылыларны "Наратлы буасы" басуында арпа чәчкәндә очраттык.

- 3 мең 500 гектар чәчүлек җирләребез бар. 2 мең 250 гектарда бөртеклеләр чәчәбез. Уҗым культуралары да бик матур булып кышлап чыктылар, - ди хуҗалык җитәкчесе, "3нче дәрәҗә Хезмәт даны" ордены кавалеры Риф Самаров. - Чәчүлек орлыгыбыз, ашлама, ягулык материаллар - барсы да бар. Техникабыз иске булса да, механизатор егетләребез аларны күз карасы кебек саклап, ремонтлап тотканга, яхшы халәттә. Егетләребез үзебезнеке, бар күңелләрен биреп, булсын дип эшлиләр.

"Минем шушы басу-кырларымнан беркая да киткәнем юк", - ди тәҗрибәле механизатор Рәис Гарипов. Аның фидакарьлегенә, сакчыллыгына шаклар катмалы. Үзе белән бергә олгайган ДТ-75 тракторы өр-яңа кебек ялтырап тора. 14 елга нибары бер тапкыр капиталь ремонт ясаган ул аңа. "Бер дә аптырамагыз. Аның тирес түккән "Беларусь" тракторы да һәрчак елкылдап тора", - ди хуҗалык җитәкчесе. Уңган-булган кеше кайда да сынатмый. Елның-елында сабанчылар бәйгесендә призлы урыннарны алып килә. Узган ел беренче урынга чыккан. Механизаторлар: Марат Гыйләҗев, Рәшит Шакиров, Фәндәс Шәрәфетдинов (улы Рамил белән көне-төне басуда алар), Илсур Хәйретдинов, Фәнил Шәрифуллин, тагылма машинада эшләүче Иршат Фазлыев; машина йөртүчеләр: Фәүзәт Зиннәтов, Сәлим Гыйләҗетдинов; ягулык белән тәэмин итүче Әсләм Мортазин үз эшләренең чын осталары. Хуҗалыктагы тотрыклылык, матур үзгәрешләрне күреп авыл яшь кадрлар белән тулылана. Әнә Артур Гаффаров шәһәргә киткән булса, хәзер туган якларына кайткан. Кыр эшләре чорында профлицейда белем алучы өч студент, бер нефтьче егет тә ярдәмгә килгән.

Ничек кенә тырышып эшләмә, матур күрсәткечләр эшнең ничек оештырылуына бәйле. Биредә баш агроном Фәрәсәт Гыйләҗетдинов, баш инженер Әсгать Гарифуллин, мастерской мөдире Нәфис Гарипов, склад мөдире Нәфисә Кашапова һәм башка белгечләрнең роле зур. Пешекче Җәмилә Хәбибуллина исә кырдагыларны тәмле ризыклар пешереп сыйлый.

Район җитәкчелеге арасыннан хуҗалыкка беркетелгән Гәрәй Хәмидуллин да иртә таңнан механизаторлар арасында, басуда иде:

- Монда үз җире, үз авыллары өчен янып-көеп йөрүче чын патриотлар эшли, - ди ул чалпылылар белән горурланып.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртә чәчкән, иртә ура