Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирне дә, һөнәрне дә гомерлеккә сайладык

Без, ирем белән икебез дә сугыш чоры балалары, аның афәтен тылда уздырган кешеләр. Меңнәрчә, миллионнарча замандашларыбыз кебек барысын күреп чыныккан, чыдаган, бирешмәгән буын вәкилләре. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көннәре. Дошман Сталинградка, Идел ярына килеп җиткән. 1942 елның май ае, язгы чәчү бара. Шундый көннәрнең берсендә Чалпы мәктәбенең 6 нчы классына,...

Без, ирем белән икебез дә сугыш чоры балалары, аның афәтен тылда уздырган кешеләр. Меңнәрчә, миллионнарча замандашларыбыз кебек барысын күреп чыныккан, чыдаган, бирешмәгән буын вәкилләре.
Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көннәре. Дошман Сталинградка, Идел ярына килеп җиткән. 1942 елның май ае, язгы чәчү бара. Шундый көннәрнең берсендә Чалпы мәктәбенең 6 нчы классына, мәктәп директорына ияреп, колхоз бригадиры Хаҗи абый Гаффаров килеп керә, класстагы малайларны басуга - атлар янына алып китәләр. Чалпының Имәнлек борыны янындагы басу була ул. Хәрби комиссариаттан автобус белән килеп, сабан сөргән җирдән, 1924 елгы егетләрне, өйләренә дә кертеп тормый, фронтка алып китәләр, аларга алмаш кирәк. Яшь малайларга атларны беркетәләр. Камыт та кидертергә буйлары җитмәгән үсмерләргә Әминә апалары ярдәм итеп тора. Атларның башта малайларны бик санныйсы килми, тешләп-тешләп читкә алып аталар. Рәисне дә, атлануга ук, бригаданың иң усал Шимал биясе корсагыннан эләктереп, 5-6 метр читкә, кычытканлыкка ыргыта...
Куна-төнә ятып, ай ярым дигәндә, язгы чәчүне тәмамлап чыгалар. Саф һавада, Хаҗи абыйның умачлы ашларын, хәллерәк гаиләләрдән килгән катык-сөт ризыкларын ашап яшәү аларны гел үзгәртеп куйган: буйга да калыкканнар, калынаеп та киткәннәр, кыюланганнар да... кызларга да күзләре төшә башлаган.
Көзен, икмәкләр җитешкәч, авыл егетләре, 28 ат җигеп, Ютазы элеваторына ашлык ташыйлар. Рәисне башлык итеп билгелиләр. Ул конторага документлар артыннан киткәч, олауларны Аспир шайкасы баса. Ул вакытта бу шайка тирә-як районнарны талап, куркытып торган. Атлардан яхшы сбруйларны салдырып алып китәләр. Эшен бетереп килгән Рәис каушап калмый, Аспир белән якалаша башлый. Бу көрәштә җиңелгән угры аны үтерү белән яный. Чалпыга аны эзләп тә киләләр, әмма моннан да исән-имин кала Рәис. Соңрак Аспир төрмәгә эләгеп, шунда үлә.
Түбән очның 30 егете, авыз тутырып җырлап, көн саен югары очка клубка йөриләр. Урталарында җизнәсенең сугыштан алып кайтып бүләк иткән немец аккордеонын "дулатучы" Рәис Мөхитов бара... Ул солдатка киткәнче шулай йөриләр. Аңа Армия хезмәтен Мәскәү янындагы Алабинада үтәргә туры килә. Татарстанның төрле районнарыннан килгән егетләр күп була биредә. Юаш, күндәм егетләр русча да сөйләшә белмиләр. Мәскәү малайлары кысрыклый, ризыкларын алалар. Гаделлек сөюче Рәис моның белән килешеп тормый, билгеле. Ризыкларын җыеп җәфалаган "Афоня"ны якасыннан эләктереп, ашханәдән алып чыгып китеп, арт сабагын укыта. Хәлне тикшерәләр, командирлар да татар егетләренә игътибарлы була башлый, яңадан бу хәлләр кабатланмый.
Шушы куркуны белмәс, туры сүзле Чалпы егете белән мин 1952 елда тормыш кордым. Без матур да, катлаулы да гомер кичердек. Еллар үткән саен гомернең һәр мизгеле кадерле, истәлекле. 1959 елда - Казан пединститутының география факультетын тәмамлап кайткан җәйдә, без Алма-Ата янында совхозда яшәдек. Шунда Рәис миңа сюрприз ясап, Илиаръягы Алатавына алып менде. Тянь-Шань тауларының дәвамы түбәсендә кар ялтырап ята торган биек ноктага җитә яздык. Аяк киемнәребез тетелеп бетте, үзебез кояшта каралдык. Альп болыннары аша җәйләүләрдә ял итә-итә, көч-хәл белән кайтып аудык. Бар иде көч-куәтле яшь чаклар...
Рәис автобазада механик булып эшли. Беркөнне аның төнге дежурлыгы вакытында бер бензовоз машинистының кабинасында янгын чыга. Рәис ике дә уйлап тормыйча, ут кебек кызган машина рулен алып, бензовозны гараждан далага алып чыгып китә. Үзенең сикереп төшеп калуы була, бензовоз далада шартлый. Ул шактый вакыт куллары пешеп, йөзләре янып, дәваланып йөрде. Аның бу батырлыгы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Әлеге хәлдән соң автобазада эшләүче бөтен Кавказ халкы шоферлары командировкага гел Мөхитов бригадасына гына бара башладылар. Туйларына, бәйрәмнәренә чакырып йөрделәр. Кыюларны, батырларны ул милләт халкы да ярата иде.
Туган якларга кайтып төпләнгәч, Рәис 10 ел шоферлар укытты. Аның дуслары күп булды, өй җиһазларына кадәр бергәләп эшләделәр. Борынгырак әйберләрне менә дигән итеп үзе реставрацияләде.
Гаиләбездә 4 бала үсте, табиб, укытучы һөнәрләрен үзләштереп, тормышта үз урыннарын таптылар.
Рәиснең балаларны яратуын гади итеп кенә аңлатып та булмас. Аларны спортка тартучы да, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче дә - ул. Урмандагы һәр үсемлекне, җан иясен танырга-белергә өйрәтте. Фатирны гөлбакчага әйләндереп, 300 литрлы аквариумда нинди генә балыклар үрчетмәде! Ә инде гөлләр төрлелеген әйтәсе дә юк. Лаеклы ялга чыккач, мәктәпләрдә хезмәт дәресләре укытып йөрде. Ул миңа хезмәтемдә гомер буе ярдәм итте. Сукаеш, Чемодур, Әгерҗе авылларында мәктәп бакчаларын бергәләп тәртипкә салдык, укучылар аны бик хөрмәт итә иде.
Әнә шулай татулыкта, иншаллаһ, авырлыкны да, рәхәтне дә күреп яшәдек. Безнең чор кызлары ирне дә, һөнәрне дә гомерлеккә сайлады шул. Без күпне күргән чор балалары, картлыкта барысыннан канәгать. Дөньялар гына тыныч булсын.
Сәйдә Миргасимова,
ветеран-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ирне дђ, һөнәрне дђ гомерлеккә сайладык