Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Ирек Зиннуров: “Җиңелә белмим”. Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты укучылар белән очрашты
Йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы кысаларында шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров укучылар белән очрашып, аларга мастер-класс күрсәтте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде. - Ирек Хәйдәрович, кайбер спортчылар өчен ярышларда алтын медаль алмау...
Йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы кысаларында шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-призенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров укучылар белән очрашып, аларга мастер-класс күрсәтте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
- Ирек Хәйдәрович, кайбер спортчылар өчен ярышларда алтын медаль алмау - зур трагедия, ә көмеш һәм бронза алу - җиңелүгә тиң. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк: җиңүме яки катнашумы?
- Шундук әйтеп куям: мин җиңелә белмим. Бар да җиңелә белергә кирәк диләр, әмма минем фикеремчә, әгәр бу юлы җиңелгәнсең икән, икенче юлы барырга һәм җиңәргә кирәк. Без совет системасында үстек. Ул чорда икенче урын җиңелү дип исәпләнә иде. Бер яктан, мин олимпиадада көмеш һәм бронза медальләр алуыма шат, чөнки бала чакта бу хакта хыяллана да алмый идем. Андый зур ярышларда катнашу - бик яхшы, әмма минем өчен нәтиҗә мөһимрәк.
- Тормышыгызда иң истәлекле вакыйга?
- Олимпиадада катнашу. Спортчы аңа гомере буе әзерләнә. Аеруча 2000 елда Сиднейда узган Олимпиада истә калды. Ярышлар көн саен узды. Финалга килеп җиткәндә бик алҗаган идек, шуңа күрә нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтә алмадык һәм башка командага җиңелдек. Көндәшебез дә беренчелекне яулый алмады. Шуннан соң уеннарны көн аралаш үткәрә башладылар. Безнең матч уеннар үткәрү кагыйдәсенә әнә шулай үзгәреш кертте.
- Авыр травмалар алганыгыз булдымы?
- Су полосы хоккей һәм футбол кебек үк куркыныч спорт төре түгел, әмма үзенә хас травмалары бар. Мәсәлән, минем мускулларны һәм сеңерләрне өздергәнем булды. Бу травмалардан соң тернәкләнеп, яңадан уйный башладым.
- Соңгы вакытта Россиядә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның нәтиҗәсе нинди булыр дип уйлыйсыз?
- Спорт ул милләтнең сәламәтлеге өчен кирәк. Шәхес булып формалашуга да ярдәм итә, дициплинага өйрәтә. Без үз Ватаныбызны яратырга һәм аның әләме өчен җан атырга тиешбез.
- Сезнең тормыш шигарегез бармы?
- Никадәр авыр булмасын, беркайчен да төшенкелеккә бирелмәскә. Булдыра алмаганда да үз-үзеңне җиңәргә, алга омтылырга кирәк. Үз укучыларыма да шуны өйрәтәм.
Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев