Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җирдән файдалануның үз кагыйдәсе бар

Җир асты байлыкларыннан файдалану закончалыклары турында язсагыз иде. Авыл хуҗалыгы җирләрен файдалы казылмалар алу максатында кулланып буламы? Әнис Мәрданшин Россия Федерациясендә җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләре РФнең "Җир асты байлыклары" законы нигезендә билгеләнә. Аның 11нче маддәсе буенча мондый төр эшчәнлек махсус лицензия нигезендә генә рөхсәт ителә. Әлеге лицензиядә җирдән файдаланучы,...

Җир асты байлыкларыннан файдалану закончалыклары турында язсагыз иде. Авыл хуҗалыгы җирләрен файдалы казылмалар алу максатында кулланып буламы?

Әнис Мәрданшин

Россия Федерациясендә җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләре РФнең "Җир асты байлыклары" законы нигезендә билгеләнә. Аның 11нче маддәсе буенча мондый төр эшчәнлек махсус лицензия нигезендә генә рөхсәт ителә. Әлеге лицензиядә җирдән файдаланучы, аның максаты һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы лицензиядә күрсәтелгән шартларны үтәргә, байлыклардан файдаланган өчен үзвакытында һәм тулы түләүләрне кертергә тиеш. РФ Җир кодексының 42 нче маддәсе буенча җир участогы хуҗалары аны максатчан кулланырга һәм аны тирә-юньгә зыян китерми торган ысуллар белән генә эшкәртергә тиеш. Мәсәлән, әлеге кодексның 1 часте һәм 78 маддәсе буенча авыл хуҗалыгы җирләре бары тик авыл хуҗалыгы җитештерү производствосы, саклагыч урман полосалары утырту, фәнни-тикшеренү һәм башка шундый максатларда гына кулланырга тиеш. Җир һәм җир участоклары бер категориядән икенчесенә аерым очракларда гына күчерелә.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерү участокларын җир асты байлыкларыннан файдалану максатында бары тик аны әлеге категориягә күчергәннән соң гына рөхсәт ителә. Әлеге закончалыклар үтәлмәгәндә, административ кодекс нигезендә 1 млн. сумга кадәр штраф бидгеләнергә мөмкин.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев