Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир закончалыкларында – яңалыклар

Җир ташландык хәлдә ятарга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануның да үз закончалыклары бар. Җир закончалыклары, җир күзәтчелеге турында сөйләвен сорап, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек. - Россия Федерациясе Салым кодексының 394 нче маддәсе 1нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә...

Җир ташландык хәлдә ятарга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануның да үз закончалыклары бар. Җир закончалыклары, җир күзәтчелеге турында сөйләвен сорап, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек.

- Россия Федерациясе Салым кодексының 394 нче маддәсе 1нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә җир салымы аның кадастр суммасының 0,3 процентыннан да артмый. Әмма моның өчен әлеге җир авыл хуҗалыгы җирләре буларак файдаланылырга һәм җитештерү максатыннан кулланылырга тиеш. Әгәр дә җир участогы авыл хуҗалыгы җитештерү максатында кулланылмаса, җир закончалыклары бозылса, салым муниципаль берәмлек вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнгән 1,5 процент күләмендә алына. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җирләре максатчан файдаланылмаган очракта, югары салым ставкасы билгеләнә.

Шулай ук 2015 елның 1 гыйнварыннан дәүләт җир күзәтчелеге турында яңа Карар расланды. Әлеге документ буенча дәүләт җир күзәтчелегендә яңа тәртип кертелә. Дәүләт җир күзәтчелеге дәүләт теркәве, кадастр һәм картография; ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек; табигатьтән файдалану буенча Федераль службалар тарафыннан башкарыла. Әлеге карар бу органнарның компетенцияләрен чикли. Мәсәлән, ветеринар һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль служба һәм аның территориаль органнары туфракның уңдырышлы катламыннан рөхсәтсез файдалану; аны бозу, пестицидлар, агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге, тирә-як мохит өчен зарарлы матдәләрне куллану кагыйдәләрен сакламау; туфракны җил, су эрозиясеннән саклау; авыл хуҗалыгы җитештерү максатыннан кулланмау кебек закончалык бозу очракларын ачыклый һәм күзәтчелек итә.

2014 елда ветеринар һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль службасы тарафыннан Азнакай районында 9 җир закончалыгын бозу очрагы ачыкланган, 88 мең сум күләмендә штраф салынган, 33 мең сум күләмендә зыян кайтарылган. 311 гектар авыл хуҗалыгы җире (авыл җирлекләре җир участокларын да кертеп) контроль-күзәтчелек астында тора. 166 гектар җир мәйданында җирдән файдалану кагыйдәләре сакланмау очраклары ачыкланды һәм алар бетерелде (рекультивацияләнде, агрохимик тикшерүләр уздырылды, көнкүреш калдыклары чүплекләре ликвидацияләнде) шулай ук кулланылышта булмаган 159,9 гектар авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир закончалыкларында – яңалыклар