Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир-егетнең бурычы – илне саклау

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең яшьләр үзәге хәрби комиссариат белән берлектә көзге чакырылышка багышланган хәрби-спорт ярышлары уздырды. Армия һәрчак ил сагында. Балигъ булган ир бала закон буенча хәрби хезмәт сафларына басарга тиеш. Элек-электән хәрбиләр зур абруй казанган, хөрмәтле кешеләр булган. ТРның Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы...

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең яшьләр үзәге хәрби комиссариат белән берлектә көзге чакырылышка багышланган хәрби-спорт ярышлары уздырды.

Армия һәрчак ил сагында. Балигъ булган ир бала закон буенча хәрби хезмәт сафларына басарга тиеш. Элек-электән хәрбиләр зур абруй казанган, хөрмәтле кешеләр булган. ТРның Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев сүзенә караганда, заманча армиягә һөнәрле яшьләр кирәк. Мәсәлән, машина йөртүче яки аш-су остасы. Анда квалификацияләрен дә күтәрерләр, хезмәт стажы да алырлар, кайткач, эшкә урнашу да кыенлыклар тудырмас.

Егетләр дә үзләрен кыю тота:

- Нишләп әле 1 ел хезмәт итмәскә ди, элек 25 әр ел армия сафларында торганнар! - диде Руслан Шәрипов.

- Армиядә хезмәт итү егетләрнең изге бурычы дип саныйм, - дип горурлык белән җавап бирде Рамил Камалетдинов.

Ярышлар башланды…

Егетләр алдында җитди сынаулар торды

11 җыелма команда гер күтәрү, автомат сүтеп-җыю, противогаз кию, беренче ярдәм күрсәтүдә көч сынаштылар. Алар арасында иң яхшыларын сайларга вакыт җитте. 3 нче мәктәп җыелма командасы иң җитезе булып чыкты һәм беренчелекне яулады, икенче урынны 8 нче һәм 9 нчы мәктәп командалары бүлеште, өченче урынга исә 2 нче мәктәп командасы чыкты.

Азнакай РО РОСТО (ДОСААФ) рәисе Гәрәй Хәмидуллин катнашучылар өчен тагын бер ярыш тәкъдим итте - пневматик коралдан ату. Хөкемдар Алмаз Закиров җитәкчелегендәге әлеге бәйгедә беренче урынны 9 нчы мәктәп командасы, икенче урынны - 2 нче мәктәп, ә өченчене 5 нче мәктәп командасы алды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Ир-егетләребез өчен хәрби хезмәт катлаулы, шул ук вакытта аларны сынау, олы тормышка әзерләү дә. Анда алар һөнәр дә ала, физик яктан да чыныга, тәртипкә дә өйрәнә.

Вакыт үтәр, мәктәп еллары артта калыр... Бүгенге бәйгедә катнашучы егетләр бик тиздән илебез сакчылары булыр. Берзаман шушы көнне искә төшереп, алган тәҗрибәләре өчен рәхмәтле булып, хәрби хезмәт - безнең бурыч, дип әйтерләр әле алар...

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев