Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Инвалидларга шартлар тудырылырга тиеш
Шәһәр прокуратурасы Азнакай шәһәрендә инвалидларны социаль яклау турында закон таләпләренең үтә лешен тикшерде. "Россия Федерациясендә ин валидларны социаль як лау турында"гы Фе де раль законның 15нче мад дәсендә бәян ителгәнчә, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар инвалидларга социаль инфраструктура объектларына (йортларга, спорт корылмала рына, ял итү урынна рына, җәмәгать һәм җитештерү...
Шәһәр прокуратурасы Азнакай шәһәрендә инвалидларны социаль яклау турында закон таләпләренең үтә лешен тикшерде.
"Россия Федерациясендә ин валидларны социаль як лау турында"гы Фе де раль законның 15нче мад дәсендә бәян ителгәнчә, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар инвалидларга социаль инфраструктура объектларына (йортларга, спорт корылмала рына, ял итү урынна рына, җәмәгать һәм җитештерү биналарына һ.б) тоткарсыз үтеп керү, шулай ук тимер юл, су, һава, автомобиль транспортыннан, элемтә һәм мәгъ лүмат чараларыннан тоткарсыз файдалану өчен шартлар тудырырга тиешләр. Транспорт юлыннан җәяүлеләр узу өчен билгеләнгән урыннарда пандуслар куелырга, алар транспорт юлына чыгып тормаска, биеклеге дә артмаска тиеш.
Прокуратура үткәргән тик шерү барышында Вәлиханов ур., 7 һәм 16, Болгар урамы, 2,3,13,14, 23 А,30, Сөембикә ур.,12, Хәсәнов ур., 24 һәм 2 нче, Ямашев ур., 6,10, Ленин ур., 42,31,32, Гагарин ур., 6, Баһаветдинов ур.,10 йортлары янында һәм Ленин урамы белән Сөембикә урамнары киселешендә бордюр пандусларының булмавы ачыкланды. Җәяүлеләр юлы кырыннан булган пандусларның биеклеге дә тиешледән 0,05 м. дан биегрәк. Бу инвалидларга авырлыклар тудыра. Шәһәр прокуратурасы җаваплы оешмаларга әлеге җәяүлеләр юлын бордюр пандуслары белән җиһазлау турында шәһәр судына гариза җибәрде.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев