Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларын Актүбә бистәсендә лаеклы билгеләп үттеләр

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә 8 майда Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта бәйрәм концерты белән башланып китте. Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе - Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеяларын ачу тантанасы булгандыр. Ул республикабыздагы Парклар һәм скверлар елына туры килүе белән дә истәлекле булды. Символик ал тасманы...

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә 8 майда Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта бәйрәм концерты белән башланып китте.

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе - Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеяларын ачу тантанасы булгандыр. Ул республикабыздагы Парклар һәм скверлар елына туры килүе белән дә истәлекле булды. Символик ал тасманы Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева, Бөек Ватан сугышы ветераннары Владимир Таймасов, Фазыл Шәмсетдинов һәм локаль хәрәкәтләр ветераны Радис Ганиев кисте.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган ата-бабаларыбызның якты истәлеген яд итеп, "Үлемсез полк" парктан Җиңү мәйданына юл алды.

Биредә иҗат коллективлары сугыш чорларын чагылдырган музыкаль-хореографик күренеш тәкъдим итте.

- Бүгенге матур тормышыбыз, Җиңү барәбәренә тормышларын корбан иткән, яу кырында дошманга каршы аяусыз көрәшкән, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарыбыз алдында баш иябез. Без сезнең алда гомерлек бурычлыбыз. Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! - дип Марсель Шәйдуллин мәйдан түрендә утырган ветераннарга иң җылы теләкләрен юллады.

Актүбәлеләрне шулай ук бистә башлыгы Роза Галиева, Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев тәбрикләде.

Һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык һәм автомат залплары белән искә алдылар. Аннан соң Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Бу көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлектика эстафетасы уздырылды. Аңа бистәнең мактаулы гражданины Владимир Соколов старт бирде. Соңыннан эстафетада җиңүчеләр, строевой җырда һәм шахмат-шашка турнирында катнашучылар бүләкләнде.

Ел саен актүбәлеләр тантаналы митингтан соң кичен бәйрәмне дәвам итәргә җыела. Быел ул Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта узды. Гагарин исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре зур бәйрәм концерты әзерләде. Аны Азнакай сәнгать осталары чыгышлары тагын да ямьләде. Халык артистларга кушылып сугыш чоры җырларын җырлады, биеде.

Дулкынландыргыч мизгелләрнең тагын берсе - ул "Хәтер шәме" маршы, төнге караңгылыкны яктыртып, кулларына шәмнәр тоткан актүбәлеләр парктан Җиңү мәйданына агылды.

Илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп, бәйрәм салюты күккә төсле утларын чәчте.

Нина Хвалеева,

Гагарин исемендәге мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларын Актүбә бистәсендә лаеклы билгеләп үттеләр